

Аерылышуларына да 4 ел була, югыйсә.
Әбри Хәбриев алып бара торган «10 сорау» тапшыруында да Руслан Кираметдиновка «Ни өчен сез элекке хатыныгыз белән очрашудан качарга тырышасыз? Сезнең аңа карата хисләрегез калдымы?» дигән сорау биргәннәр.
"Мин беркем белән дә очрашудан курыкмыйм. Мин кешедән курыкмыйм, Аллаһ Тәгаләдән куркам. Беренчедән, мин качмыйм, әмма күрмәвем хәерлерәк.
Бернинди хис калмады. Хис бар иде, авыр булды. Ир кеше барыбер авыррак кичерә. Аерылышкан гаиләләр бар бит инде. Балалары юк яки баласы туган гына, әле ияләшмәгән, китәсең дә барасың.
Мин балаларны үстергән кеше – дәваханәгә, балалар бакчасына йөрттем, подгузникларын алыштырдым, төннәрен йокламыйча күтәреп йөрдем. Шуңа күрә мине шушы әйбердән мәхрүм иткәч, миңа нык авыр булды. Йоклап булмый иде, авыр, нидер җитмәгән кебек. Нинди хис калсын инде? Сине «чәйниләр» дә төкерәләр, аркаңа «пычак кадыйлар...»
Менә шундый җавап.
Фото: Видеодан скриншот