+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
6 август 2025, 11:52

Һәрвакыт кадергә ия бул!

Шаһит Ходайбирдин музеенда Уфа кызы Кадрия Исламованың “Йөрәктән-йөрәккә” дип аталган камера концерты үтте

Һәрвакыт кадергә ия бул!Һәрвакыт кадергә ия бул!
Һәрвакыт кадергә ия бул!
Кадрия Исламова Уфа сәнгать училищесын, Уфа фән һәм технологияләр университетын тәмамлап, бүген Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты булып эшли.

“Җыр һәм шигырь – күңелдәге хисләрнең чагылышы. Тормыш юлында кояш балкыган матур көннәр булган кебек, болыт каплаганнары да очрый. Тик күңелдә өмет утын сүндерергә һич ярамый. Җиде юл чатында кая барырга белми туктап калганда да, йөрәк­тән-йөрәккә әйтелгән сүзләр җылыта”, – дип башлады ул Башкортстандагы дебют концертын.

Алга таба чара композитор Рөстәм Яхин, Резида Әхиярова, Сәйяр Хәбибуллин, Риваль Хисмәтуллин иҗат иткән җырлар Габдулла Тукай, Роберт Миңнул­лин, Флёра Шәрипова, Венера Мәхмүтова шигырьләре һәм башка авторларның әсәрләре белән дәвам итте.

Кадрия Исламова йөрәге аша үткәреп сөйләгән шигырьләр үзенчәлекле яңгырап, залдагы тамашачыны берчә дәртләндерде, берчә уйландырды. Ә инде яшь җырчының репертуарындагы классик әсәрләр белән беррәттән халык һәм эстрада җырлары яңгыравы илаһи моң иленә алып керде, күңелләрне хислән­дерде һәм тамашачылар җырчы белән бер дулкында булып, кушылып җырлады, көчле алкышлар бүләк итте.

Концертка җыр-моң, шигърият яратучы тамашачы килгән иде. Ә инде җылы, зәвыклы чараның ахырында яшь җырчыга матур теләкләр, бүләкләр тапшыру сценарийдан тыш булып, күңелләрне тагын да яктыртты.

Русиянең атказанган, Башкорт­станның халык артисты, җырчы һәм педагог Җәмил Әбдел­манов 2019 елда Уфа сәнгать училищесы студенты Кадрия Исламованың чыгарылыш имтиханында дәүләт аттестация комиссиясе рәисе булуын әйтте.

– Сәнгать юлы кечкенә сукмактан башлана. Кадрия үз сукмагын табып, тавышына, характерына туры килүче, аны барлык яктан ачучы матур җырлар, күңеле торышына туры килүче шигырьләр сайлап, концерт программасы эшләгән. Бүгенге кичәдә яңгыраган җырлар, сөйләнгән шигырьләр аның эзләнүчән булуын, кыюлыгын күрсәтеп тора. Бүген безнең алда чыгыш ясавы белән беррәттән, аның Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты булуы да безнең өчен горурлык, – диде Җәмил Әбделәхәт улы һәм, яшь җырчыга уңышлар теләп, чәчәк гөлләмәсен шигъри юлларга төреп бүләк итте.
 
– Кадрия Уфада яшәгәндә үк Башкортстан татар яшьләре арасында актив җәмәгать эше алып барды, бик күп проектларыбызда катнашты. Шау-шулы заманда менә шушындый тыныч, зәвыклы чара аша татар әдәбияты һәм музыкасына сөю тәрбияләү өчен сиңа зур рәхмәт! Киләчәктә дә уңышлар телибез. Зур сәхнәләрдә Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән Башкортстанда гастрольләрдә чыгыш ясавыңны да көтәбез, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин һәм Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлап чыгарылган китапны бүләк итте.
 
Чарага килүчеләр арасында Башкортстанның “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре булуы бер дә гаҗәп түгел, чөнки Кадрия әлеге оеш­маның чараларында еш катнашты. Оешманың шәрәфле әгъзала­рының берсе, танылган шагыйрә Дилә Булгакова әйтүенчә, Кадрия аларның күз алдында үскән.
 
– Кадрия безнең оешманың иң яшь әгъзаларының берсе булды. Ул үзенең җыр-моңы белән бик күп чараларыбызны бизәсә, бүген инде каршыбызда чыгыш ясавы безне тагын да сөендерде. Яшь­ләребез арасында туган тел, җыр-моңыбыз сагында торучыларның берсе булган Кадриябез – горурлык. Киләчәктә дә кадергә ия бул, Кадрия, – диде Дилә апа Булгакова.
 
“Концертның әлеге форматы – тамашачылар белән якыннан аралашуны күзаллый торган форма. Туган якта чыгыш ясау күпкә җаваплы һәм дулкынландыргыч. Шулай булуга карамастан, тама­шачының ихласлыгы миңа көч бирде. Миңа калса, чын-чынлап йөрәктән-йөрәккә сөйләшү килеп чыкты”, – диде яшь җырчы һәм кичәне оештыруда ярдәмләшкән якыннарына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фирүзә ЗАКИРОВА.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас