+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 август 2025, 14:20

"Нигә ирегезгә эш кушмыйсыз?"

Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызыклы пост куйган.  

"Нигә ирегезгә эш кушмыйсыз?""Нигә ирегезгә эш кушмыйсыз?"
"Нигә ирегезгә эш кушмыйсыз?"
Аны иренә эш кушмауда гаепләгәннәр.
 
«Күптән түгел йортыбызда осталарның плинтус куйганын күрсәткән идем, аннары – Максның (ире) барабанда уйнаганын. Шуннан минем язылучымнан хәбәр килде. «Нигә сез ирегезгә эш кушмыйсыз?» – дип язган ул. Барабанда уйнап утырганчы, плинтусларны кадаклар иде, имеш.

"Нигә? Аның белән шөгыльләнә торган белгеч бар. Ә Макс тик ятмый, барабан кага, ул - аның эше.", - дидем.
Ә ул һаман "Сез аны уңай яктан күрсәтергә тырышасыз. Әмма ирләр йорт эшләрен башкарырга тиеш, хәзер сез аны яклыйсыз" - ди.

Мин инде алга таба сөйләшүнең мәгънәсе булмавын беләм. Чөнки мин ул хатынның өйдә командир икәнен аңладым. Ул әмер бирергә, мәҗбүр итәргә өйрәнгән. Әмма ир кешенең үзе карар кабул итәргә тиешлеген, аны мәҗбүр итәргә кирәкмәгәнлеген ул кабул итәргә әзер түгел. Хәтта ул – синең ирең, балаларыңны әтисе булса да. Ул синең шәхси әйберең түгел. Ул - үз хыялларына хаклы кеше, аның үз яшәү рәвеше. Шәхси чикләрне саклау – бәхетле мөнәсәбәтләрнең асылы, дип уйлыйм.

Мин аның ярдәм итүен теләсәм, «Хәзер булдыра аласыңмы?», «Син бушмы?», «Ярдәм ит, зинһар!», «Эшләп бирче!» дип сорыйм. Ул – көнгә үз планнары, эшләре булган шәхес. 4 бала атасы. Вак көнкүреш һәм мөһим мәсьәләләрне үзе хәл итә ала», – дип яза ул.
 
Зәмирә белән килешми мөмкин түгел, әйме?

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас