+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 Августа 2025, 17:25

Иң кыйммәт каһвә нинди була?

Илсөя Бәдретдинова Бали утравында ял итә һәм язылучыларын кызыклы видеолар белән сөендерә. 

Иң кыйммәт каһвә нинди була?Иң кыйммәт каһвә нинди була?
Иң кыйммәт каһвә нинди була?
Ул концерт директоры Гүзәл Карамиева белән төрле экскурсияләрдә йөри.

Җырчы дөньядагы иң кыйммәт каһвәне татып карарга лювак җәнлеге фермасына да барган.
 
«Мин аларны кечкенә дип уйлаган идем, алар зур, таза икән. Менә алар кофе бөртекләрен матур авызы белән ашый да кәкәй итеп чыгара. Шул иң кыйммәтле каһвә була!», – дип сөйли ул.

«Колонизация вакытында кофены байлар гына эчә алган, хәерче халыкның каһвә эчәргә мөмкинлеге булмаган. Халык лювакның иң яхшы кофе бөртекләрен генә сайлап ашавын аңлап алган. Һәм алар, җәнлекнең тизәгеннән кофе бөртекләрен аралап алып, юып, кофе эчә башлаган. Аның агачтагы кофедан тәмлерәк икәнен аңлаганнар. Шуннан соң байлар да эчә башлаган. Бүген җир йөзендә иң кыйммәт каһвә – «Лювак» кофесы. Менә сиңа могҗиза!» – дип яза җырчы.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас