+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 август 2025, 15:40

Фирдүс ятим балаларны сөендергән

Фирдүс Тямаев махсус хәрби операция зонасына барачагын хәбәр иткән иде.

Фирдүс ятим балаларны сөендергәнФирдүс ятим балаларны сөендергән
Фирдүс ятим балаларны сөендергән
Анда ул хәрбиләргә генә түгел, Луганск өлкәсендә урнашкан балалар йортына да бүләкләр илткән. Җырчы дуслары белән ятим балаларга көнкүреш әйберләре, уенчыклар, бүләкләр алып барган. Әлеге мизгелләрне Фирдүс Тямаев үзенең социаль челтәрләрендә күрсәтте.

"Безнең Нурлат һәм Әлмәт районнары балалар йортына ярдәм әзерләде. Балалар киемнәре, уенчыклар, рюкзаклар, аяк киемнәре – барлык кирәк-ярак әйберләрне алып килдек. Юрганнар, мендәрләр – монда барлык әйберләр дә бар. Балаларга сез җибәргән әйберләрне тапшырабыз. Тартма-тартма чәк-чәкләр, тәм-томнар, конфетлар, печеньелар калдырабыз.

Балалар йортында ятим, әти-әнисез балалар яши. Чит бала була алмый, кемнәр безгә булыша – шуларга Аллаһның рәхмәте яусын. Бу дөньяда чит балалар юк. Мондагы балалар нинди генә ярышларда катнашмый, үз куллары белән төрле әйберләр ясыйлар, нинди матурлар! 2 мең километр килеп, алар янына да кереп чыгарга тырыштык", – ди җырчы.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас