+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 август 2025, 09:13

Мәдәни мирас объектларын сакларга кирәк

Кичә Башкортстан Хөкүмәтенең муниципаль район һәм шәһәр округлары хакимиятләре башлыклары катнашлыгындагы атналык киңәшмәсендә төбәктә мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.  

Мәдәни мирас объектларын сакларга кирәкМәдәни мирас объектларын сакларга кирәк
Мәдәни мирас объектларын сакларга кирәк

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республикадагы барлык 722 мәдәни мирас объекты өчен саклау йөкләмәләрен вакытында рәсмиләштерүнең аеруча мөһим булуын ассызыклады.

- Мәдәни мирас объектларына ия булу аларны карап-тотуга һәм алардан файдалануга билгеле бер чикләүләр һәм таләпләр куя. Бүген республикада шундый 722 объект бар. Шуларның 16сы – федераль, 697се – төбәк һәм 9ы муниципаль әһәмияткә ия. 2030 елга кадәр барлык бу объектларга карата саклау йөкләмәләре рәсмиләштерелергә тиеш. Шул ук вакытта тарихи-мәдәни архитектура кыйммәтенә ия булган объектларны саклап калу мөһим. Беренче чиратта, бу эш шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләренә карата башкарылырга тиеш, - дип белдерде Андрей Назаров.

Башкортстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе башлыгы Салават Колбахтин билгеләп үткәнчә, саклау йөкләмәләрен раслау эше муниципалитетлар белән берлектә алып барыла, шуңа күрә объектларның техник торышы турында кирәкле документларны тапшыру буенча оператив эш таләп ителә.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/27282/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас