

22 августта сугыш еллары җырлары башкарылачак. Ачылу көненең солистлары - Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Аскар Абдразаков, Русиянең атказанган артисты Василий Ладюк һәм Беларусьның атказанган артисты Оксана Волкова булачак. Концертта Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театры хоры катнаша.
23 августта программада Дмитрий Шостаковичның "Ленинград симфониясе" һәм оркестр белән Петр Чайковскийның 1нче фортепиано концерты яңгыраячак. Халыкара конкурслар лауреаты Фредерик Кемпф (Бөекбритания) соло уйнаячак.
24 августта оркестр Заһир Исмәгыйлевнең «Салават» симфоник поэмасын, Александр Бородинның «Князь Игорь» операсыннан «Половецкие пляски» һәм Сергей Рахманиновның 2нче симфониясен башкарачак.
Барлык өч көндә дә дирижер пульты артында төбәкнең халык артисты Дмитрий Крюков булачак.
Керү ирекле. 6+
Фото: башинформ.ру