

Концерт бердәм омтылышта үрелгән бөек мәдәниятләр диалогы булачак, бу - сәнгать һәм Ватанга хезмәт итү, армия һәм милли традицияләр бердәмлегенең якты символы. Программада халык көйләре, хәрби маршлар, лирик композицияләр яңгыраячак, Ватанга карата батырлык һәм мәхәббәт белән сугарылган дәртле биюләр башкарылачак.
Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле - 1939 елда нигез салынган Русиянең иң борынгы армия коллективларының берсе. Үзенең 80 елдан артык тарихында коллектив 10 миллион тамашачыга 70 меңнән артык концерт биргән.
1992 елда оештырылган «Мирас» җыр һәм бию ансамбле - Башкортстанның иң данлыклы профессиональ коллективларының берсе.
Фото: башинформ.рф