Ул бик каты авырып киткән иде. Бәхеткә, хәлләре яхшыра башлаган. Туган яклары – Актаныш районы Киров авылында узган «Авыл көне»ндә җырчы үзәкләргә үтәрлек итеп җыр башкарган. Аны якташлары җылы алкышларга күмәгән.
Җырчы 1996-2001 елларда Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге «Бәйрәм» ансамблендә эшләде. Йөрәкләргә үтеп керә торган моңлы тавышлы егетне күпләр хәтерли.
Дәниф Шәрәфетдинов инде күп еллар Бехтерев авыруы белән көрәшә. Бу чир аның күрү сәләтендә дә чагылды. Ул күзләренә операцияләр ясатты. Сәхнәдәш дуслары һәм тамашачылары җырчыга ярдәм җыю да оештырган иде.
Фото: татар-информ