+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 Августа 2025, 14:25

"Шәрәпҗан"га кәләш шалтыраткан...

Кызганыч, менә шундый «хаос» булырга мөмкин, дип сөйли артист.

"Шәрәпҗан"га кәләш шалтыраткан..."Шәрәпҗан"га кәләш шалтыраткан...
"Шәрәпҗан"га кәләш шалтыраткан...

  «Шәрәпҗан» образында чыгыш ясаучы Рамил Шәрәпов банкетлар да алып бара. Бер туй алдыннан аңлашылмаучанлык килеп чыккан ди әле. 

«Җәй айлары тулы булды, Аллаһка шөкер, рәхәт итеп эшләдек. Әкрен генә сезон ахырына якынлашып бара. Җәмәгать, үзегезнең чарага – юбилеймы, туйгамы алып баручы сайлаганда, зинһар, үзегез сайларга тырышыгыз. Мәсәлән, туйларга килгәндә, күп очракта әти-әниләр сайлый. «Рамил, син безгә ошыйсың, балаларның бәйрәмен алып бара алмассыңмы?» – дип сорыйлар.

Бер хәлне сөйлим. Миңа кәләш шалтыратты да: «Әти-әниләр сезне сайлаган икән, алар безгә әйтмәде. Без сезне түгел, башкаларны чакырырга теләгән идек», – ди.

Кызганыч, менә шундый «хаос» булырга мөмкин: кияү белән кәләш башка алып баручыны күрергә теләгән, ә әти-әниләре – безне. Минемчә, кемнең туе – алар сайларга тиеш, яшьләр. Аңлыйм, без дә бөтенесенә ошап бетмибездер. Шуңа күрә үз бәйрәмегезгә алып баручыны үзегез сайларга тырышыгыз. Калганы барысы да әйбәт, Аллаһка шөкер», – дип сөйли ул социаль челтәрдә урнаштырган видеосында.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас