+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 август 2025, 11:15

"Җырда - батырлык, биюдә - каһарманлык!"

24 августта "Торатау" Конгресс-холлында "Җырда - батырлык, биюдә - каһарманлык!" концерты Русия Оборона министрлыгының "Армия мәдәнияте көннәре" федераль проекты кысаларында узачак.

"Җырда - батырлык, биюдә - каһарманлык!""Җырда - батырлык, биюдә - каһарманлык!"
"Җырда - батырлык, биюдә - каһарманлык!"


Фестиваль кунаклары алдында уникаль уртак программада Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле һәм Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Концерт бердәм омтылыш белән үрелгән бөек мәдәниятләр диалогы — сәнгатькә һәм Ватанга хезмәт итү, армия һәм милли традицияләрнең бердәмлегенең якты символы булачак.

Программада халык көйләре, хәрби маршлар, лирик композицияләр яңгыраячак, батырлыкны һәм Ватанга мәхәббәтне данлаучы дәртле биюләр башкарылачак.

Бу хакта тулырак укырга: https://mgazeta.com/news/novosti/2025-08-16/v-ufe-vystupyat-miras-i-ansambl-pesni-i-plyaski-tsentralnogo-voennogo-okruga-4351059

Фото: mgazeta.com


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас