Наталья Лапшина сүзләренә караганда, Уфада "Армия мәдәнияте көннәре" 22 августта башлана. Бу көнне барлык музейларда тематик күргәзмәләр һәм экспозицияләр ачылачак.
"Көннең төп вакыйгасы Уфадагы Совет мәйданында ачылу тантанасы булачак. Тантана кысаларында Русия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган флаглар парады узачак. Парадта хәрбиләр, Башкортстан яшь армиячеләре, кадет корпуслары укучылары катнашачак", - дип сөйләде министр вазыйфасын башкаручы.
Тантанадан соң барлык кунакларны «Көз романтикасы» III Халыкара классик музыка фестиваленең концерт-ачылышы көтә. Беренче көнне «Сугыш еллары җырлары» яңгыраячак. Башкортстан дәүләт академия симфоник оркестры белән берлектә легендар җырларны Русиянең атказанган артисты Аскар Абдразаков, Русиянең атказанган артисты Василий Ладюк, Беларусь Республикасының атказанган артисты Оксана Волкова башкарачак.
Фото: Башинформ