Ул тагын Лилия Гатина белән кочаклашып төшкән фотосын куйган.
Бу юлы фотоны:
Мин йолдызың синең булыр идем -
Күкләр ерак.
Сагыныплар җирне еларсың бит,
Китсәм урлап,
– дигән җыр «озата» бара.
Русланның Лилия белән фотоларын инде берничә тапкыр куйганы булды. Ул вакытта халык, ниһаять, Руслан үзенең сөйгән ярын очраткан, дигән уйлаган иде.
Руслан Лилия белән чынлап та бергәме, серләрен генә чишеп бетермиме? Әллә инде «юри генә» мәхәббәт уены уйныймы - тамашачысына боларын фаразларга гына кала, дип яза "Интертат".
Сез ничек уйлыйсыз?
фото: интертат