+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 август 2025, 14:00

Остаханәләргә рәхим итегез!

Уфада М. Б. Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясенең ачык остаханәсе узачак.

Остаханәләргә рәхим итегез!Остаханәләргә рәхим итегез!
Остаханәләргә рәхим итегез!


Русия Федерациясе Оборона министрлыгының «Армия мәдәнияте көннәре» федераль проекты кысаларында М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда М. Б. Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясе (Мәскәү шәһәре) катнашлыгында студентлар, рәссамнар һәм заманча сынлы сәнгать белән кызыксынучы барлык кешеләр өчен иҗади очрашулар һәм остаханәләр узачак.

22 августта 15:30-17: 00 сәгатьтә рәссам Юрий Сивачев белән иҗади очрашу үтә, ул – махсус хәрби операциядә катнашучы, Русия рәссамнарының иҗади берлеге әгъзасы. Очрашу барышында ул үзенең иҗади юлы, укыту тәҗрибәсе һәм Көнбатыш хәрби округы җыр һәм бию ансамбленең фронт иҗади бригадасы составындагы эше турында сөйләячәк.

27 августта 15:00-17 сәгатьтә рәссам, Русия Сәнгать академиясе һәм Халыкара заманча сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы Андрей Дареев «Баталь һәм пейзаж рәсем сәнгатендә композиция» остаханәсе күрсәтәчәк.

Остаханәләрнең үткәрү урыны: Башкорт дәүләт сәнгать музееның конференц-залы (Гоголь ур., 27, 5 кат).
Керү ирекле.

Фото: Башинформ
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас