Республика Русия Оборона министрлыгының “Армия мәдәнияте көннәре” федераль проектында катнашучыларны кабул итә. Башкалада гына да атна кысаларында 30дан артык төрле мәдәни вакыйга, күргәзмәләр, остаханәләр һәм эшлекле очрашулар көтелә. Уфаның Совет мәйданында кичке концертлар “Армия мәдәнияте көннәре”нең якты вакыйгасы булачак.
Кунакларны “Көз романтикасы” III халыкара классик музыка фестиваленең, “Геройлар вакыты” IV Бөтенрусия патриотик җыр конкурсының иҗади программалары, шулай ук Русия Армиясенең Үзәк академия театры артистлары һәм Ленинград, Үзәк һәм Көньяк хәрби округларның иҗат бригадалары артистлары катнашлыгында Русия Геройларына багышланган “Безнең маяклар” кичәсе көтә.
Башкортстанда “Армия мәдәнияте көннәре”нең Ватанны саклаучылар елында, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елында, Бөек Җиңүнең 80 еллыгында узуы символик мәгънәгә ия.
– Фестиваль кысаларында башкалада гына түгел, республиканың барлык районнарында да көн саен чаралар узачак. Уфаның Совет мәйданында үтәчәк иҗат кичәләре – музыка сөючеләр өчен зур бәйрәм. Безнең театрлар, музейлар, китапханәләр дә бу көннәрдә аерым тематик программалар тәкъдим итәчәк, шуңа күрә һәркем күңеленә хуш килгән чара табачак, – дип билгеләп үттеләр Оештыру комитетында.
“Армия мәдәнияте көннәре” бүген башлана. Барлык музейларда тематик күргәзмәләр һәм экспозицияләр ачылачак.
Көннең төп вакыйгасы Уфадагы Совет мәйданында ачылу тантанасы булачак. Аның кысаларында Русия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган флаглар парады узачак.
Бүген, шулай ук, Милли музейда “СВО рәссам күзлеге аша” күргәзмәсе эшләячәк. Экспозиция махсус хәрби операциядә катнашучыларның, Русиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Егор Смирновның график эшләрен үз эченә ала.
Зөһрә ИСЛАМОВА.