

Җырчы Динә Латыйпова иренең туган көненә менә шундый макияж ясаткан. Фотоны үз сәхифәсенә урнаштыргач, аны индивидуальлеген югалтуда гаепләгәннәр. Язылучылары фикеренчә, җырчы яңа образы белән «тач Илсөя Бәдретдинова» булган да куйган.
«Илсөя дип торам!», «Бәдретдинова клоны», «Илсөя копияләрен эзләп йөргән иде, ерак та булмаган икән, югыйсә», «Сез индивидуальлегегезне югалткансыз. Бөтен попса эстрада бер-берсен кабатлый. Әллә инде барыгызга бер визажистмы сезнең? Бик моңсу», – дип, бихисап күп комментарийлар язганнар аңа.
«Нигә шулай кыланырга инде? Үзегез булып калыгыз. Һәр кешенең үз йөзе булырга тиеш. Бу – профессиональ визаж яки фотошоп булса да, башка стиль сайларга була бит. Илсөя ул – бер генә, күпме генә кабатламасыннар», – дигән комментарий иясен җырчы: «Зәйнәпкә охшатып буярга кушкан идем, югыйсә», – дип шаярткан.
«Кызлар, мин ничек Илсөягә охшый алыйм инде! Ул бит минем сеңлем кебек кенә әле. Ә менә буяуны кызганмадылар. Рафаэль абыйның туган көненә дип, күпме кирәк сөрттеләр. Югач бетте инде. Мин хәзер шул ук Динә апагыз», – язылучыларын тынычландырырга ашыккан артист.
Илсөягә охшаган җырчылар болай да байтак иде, Динә ханым да аңа охшаганмы, сез ничек уйлыйсыз, дуслар?
Фото: социаль челтәрдән.