+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 август 2025, 05:17

“Нур”лылар Дагстанны нурландырачак!

18-20 сентябрьдә Махачкалада Уфа “Нур” татар дәүләт театрының “Зур гастрольләр”е узачак

“Нур”лылар Дагстанны нурландырачак!“Нур”лылар Дагстанны нурландырачак!
“Нур”лылар Дагстанны нурландырачак!

Гастрольләр Русия Мәдәният министрлыгының Бөтенрусия гаст­роль-концерт планы нигезендә “Росконцерт” федераль дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан оештырыла.

“Зур гастрольләр” программасының төбәкара юнәлеше кысаларында Алим-Паша Салаватов исемендәге Дагстан дәүләт кумык музыкаль-драма театры сәхнәсендә Илгиз Зәйниевның – “Мәхәббәт элмәге”, Эсфир Яһудинның – “Коеп куйган фәрештә”, Илдар Юзеевның “Тау” спектакльләре күрсәтеләчәк.

Русиянең мәдәният министры Ольга Любимова белдерүенчә, “Бөтенрусия гастроль-концерт планының төп максаты – илнең мөмкин кадәр күбрәк халкын безнең милли коллективлар һәм театрлар иҗаты белән таныштыру. Ел саен проектка яңа катнашучылар кушыла, һәм без иҗади гаиләбезнең даими үсүенә бик шатбыз. Шулай итеп, уникаль мәдәни традицияләребез, музыка һәм театр мәктәпләребез сакланып кына калмый, ә бөтен Русия күләмендә яңа тамашачыларын да таба”.

– Дагстан Республикасының башкаласына гастрольләр – “Нур” театры коллективы өчен күптән көтелгән вакыйга. Күпмилләтле Дагстан төрле телләргә, мәдәниятләргә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә бай. Бу үзенчәлеге белән ул йөзләгән милләт вәкиле яшәүче Башкортстанга охшаш, – ди Уфа “Нур” татар дәүләт театрының директоры Фирзәт Габидуллин. – Уфа “Нур” татар дәүләт театры һәм тел буенча аңа тугандаш А.-П. Салаватов исемендәге Дагстан дәүләт кумык музыкаль-драма театры арасында иң яхшы иҗади казанышларны үзара алмашу – Русиянең тугандаш халыклары арасында рухи һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту юнәлешендә мөһим вакыйга.

Театр директоры билгеләвенчә, гастроль туры 1995 елның 16 маенда Дагстан һәм Башкортстан республикалары Хөкүмәтләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануга 30 ел тулуга багышланган.

Гастрольгә бик матур актерлар составы җәлеп ителгән, алар – Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Рушат Мөдәрисов, Башкортстанның атказанган артистлары Чулпан Раянова, Илгизә Муллабаева, Гөлназ Биктимерова, Вилдан Мисбахов, Айнур Баянов, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Эльмир Газизуллин, Айдар Хөснетдинов, Лилия Таҗетдинова, Гөлназ Кашапова, Азат Вәлиуллин, Руслан Хисаметдинов, Бәхтияр Мөдәрисов.
“Нур” театры коллективы җәйге яллардан соң җиң сызганып эшкә кереште. Әле анда Мостай Кәримнең “Җәяүле Мәхмүт” пьесасы өстендә дә эш дәвам итә.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас