+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 август 2025, 09:10

"Русия. Донбасс. СВО" күргәзмәсе ачылды

Бүген “Армия мәдәнияте көннәре” федераль проекты мәртәбәле кунаклар, СВО ветераннары, уфалылар тарафыннан Уфаның Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башланды.

"Русия. Донбасс. СВО" күргәзмәсе ачылды"Русия. Донбасс. СВО" күргәзмәсе ачылды
"Русия. Донбасс. СВО" күргәзмәсе ачылды


Мәртәбәле кунаклар арасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Русия Оборона министрлыгы Мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер бар иде. Аннары Хәрби дан музеенда "Русия. Донбасс. СВО" экспозициясен ачу тантанасында булды.

"Русия. Донбасс.СВО" күргәзмәсе - Донбасс тарихына чумдыручы һәм Украинадагы махсус хәрби операциянең сәбәпләрен һәм алшартларын ачучы уникаль пространство. Бу зал - музей экспозициясе генә түгел, ә геройлар турында истәлекләр, патриотлык, тынычлык, батырлык һәм бурыч турында уйлануга күчә торган урын.

- Әлеге күргәзмә махсус хәрби операциянең әһәмиятен тулысынча аңламаган күпләрнең үз карашларын яңадан аңларга ярдәм итәчәк. Күргәзмәгә мәктәп укучылары, патриотик клубта шөгыльләнүчеләр, киләчәк буын вәкилләре дә килеп, тарихны өйрәнүдән тыш, патриотик темага чаралар да үткәрер дип ышанам, - диде Урал Килсенбаев.

- "Русия. Донбасс. СВО" күргәзмәсе "Армия мәдәнияте көннәре" кысаларында ачыла. Башкортстанда патриотик тәрбия эшләрен алып баруга күп көч салына. Бүген эшләгән эшләребез, әйткән сүзләребез - киләчәк буын, илебезнең киләчәге өчен. Әлеге күргәзмәне ачуга көч салган һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәм, - диде Ольга Фаллер.

Фото: Айрат Нурмөхәммәтов.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас