+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
23 август 2025, 10:50

Аскар Абдразаков: "Сугыш еллары җырларын башкару - минем өчен зур мәртәбә"

Кичә "Армия мәдәнияте көннәре" кысаларында Уфаның Совет мәйданында өч көнлек «Көз романтикасы» классик музыка фестиваленең беренче концерты узды.

Аскар Абдразаков: "Сугыш еллары җырларын башкару - минем өчен зур мәртәбә"Аскар Абдразаков: "Сугыш еллары җырларын башкару - минем өчен зур мәртәбә"
Аскар Абдразаков: "Сугыш еллары җырларын башкару - минем өчен зур мәртәбә"


Дөньякүләм танылган опера җырчысы, Башкортстанның халык артисты Аскар Абдразаковның чыгышы зур вакыйга булды.

Классик әсәрләрдән гадәти арияләр урынына җырчы сугыш еллары җырларын башкарды. Журналистлар белән аралашканда ул Бөек Ватан сугышы елларында язылган җырларның үткәннең бөек мирасы гына түгел, ә хәзерге заманның актуаль тавышы да булуын билгеләп үтте.

"Алар безнең йөрәкләрдә, сүзләребездә, Җиңү турындагы фикерләребездә чагыла", — диде артист.

Җырчының үзе өчен бу җырлар тирән шәхси әһәмияткә ия.
«Мин аларны балачактан җырлыйм, шуңа күрә алар минем күңелемдә, - дип белдерде ул. - Һәр гаиләдә, Башкортстанда гына түгел, Русиядә дә Бөек Ватан сугышында кемдер катнашкан. Минем өчен бу җырларны башкару - зур мәртәбә».

Быел «Көз романтикасы» фестивале «Армия мәдәнияте көннәре» колачлы патриотик проектының бер өлеше булды. Бу карарны шәрехләп, Абдразаков: "Идея бик яхшы. Бигрәк тә хәзер, безнең ил өчен авыр вакытта. Бүген, беркайчан да булмаганча, уртак рух, патриотлык кирәк, безнең барыбызның да берләшүе кирәк".

Аскар Абдразаков мондый мәдәни проектларны яшь буынны рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләү өчен мөһим дип санавы турында сөйләде.

Фото: пресс-служба фестиваля "Дни армейской культуры".

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас