+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
23 август 2025, 14:25

Башкортстанның һәр китапханәсендә "Патриотик киштә» барлыкка киләчәк

Шул ук исемдәге проектны Башкортстан китапханәләре вәкилләре белән «На страже правды» дип аталган "түгәрәк өстәл"дә тәкъдир иттеләр. Ул "Армия мәдәнияте көннәре" кысаларында узды.

Башкортстанның һәр китапханәсендә "Патриотик киштә» барлыкка киләчәкБашкортстанның һәр китапханәсендә "Патриотик киштә» барлыкка киләчәк
Башкортстанның һәр китапханәсендә "Патриотик киштә» барлыкка киләчәк


Сүз - республиканың һәр китапханәсендә булырга тиешле әдәбиятның тәкъдим ителгән исемлеге турында.

- Бүген без директорларга «Патриотик киштә» өчен язылган китаплар исемлеге язылган папкалар тапшырабыз. Шулай ук, без Русия тарихи фонды белән уртак проект планлаштырабыз — бу исемлеккә кергән басмаларны санлаштырырга һәм аны үз сайтыбызда урнаштырырга телибез. Русия Федерациясендә без - мондый проектны эшләүчеләрнең беренчесе, - дип хәбәр итте Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры Айгөл Әминева.

Оборона министрлыгы Мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер бүген мәгълүмат фронтының алгы сызыгында китапханәләрнең рухи калкан ролен үтәвен ассызыклады. Алар хакыйкать сагында тора, яңа буынны заманча геройлар үрнәгендә тәрбияли.

Фото: пресс-служба фестиваля


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас