Бәйге Казанда беренче тапкыр уза һәм 26 августка чаклы дәвам итәчәк.
«Яңа дулкын» халыкара бәйгесе ачылышында Дима Билан татар мәдәниятен һәм милли ашларын яратуын әйтте. Моңа кадәр дә Татарстанда берничә тапкыр булган җырчы республикада уздырган вакытлары турында сөйләде, дип яза «Татар-информ».
«Мин монда шактый еллар яшәдем. Казан янында да, Чаллыда да яшәдем. Казан һәрвакыт интеллигент булуы, процесска карата нечкә мөнәсәбәт белән аерылып торды. Бик зыялы шәһәр һәм халык», – дигән Дима Билан.
Әмма җырчының төп мәхәббәте – милли ашлар. Артист Татарстаннан бервакытта да традицион сый-нигъмәтләр алмыйча китми икән. «Мин өйгә һәрвакыт 30-40 өчпочмак алып китәм. Дуслар да, әти-әни дә, бигрәк тә әни бик ярата», – ди җырчы.
Билан үзенең аш-су осталыгы турында да сөйли. «Мин өчпочмак һәм кыстыбыйны бик яратам. Бу ризыкларны үзем дә бик яхшы әзерлим», – ди ул.
Фото: татар-информ