Сергей Марченко портретларны крафт кәгазендә күмер белән ясый. Ул болай дип аңлатты: кәгазь шундук уртача фон бирә, тән төсе белән туры килә диярлек, ә сыгылмалы күмер персонажның йөз чалымнарын һәм эмоциональлеген детальләр белән чагылдырып, теләсә нинди сурәт башкарырга мөмкинлек бирә.
Остаханәдә портрет герое - СВО яугире Юрий Лисов булды. Ул узган ел ахырында демобилизацияләнгән һәм тернәкләндерүдән соң төбәк авыл хуҗалыгы министры урынбасары сыйфатында хезмәт вазыйфаларын башкаруга кайтты.
"Мин Запорожье өлкәсендә хезмәт иттем, минометчы булдым, ә хезмәтемне «Барс» подразделениесендә мотоукчы рота командиры вазыйфасында тәмамладым. Минем инде мондый тәҗрибәм бар иде, һәм шул вакытта килеп чыккан портрет миңа ошады. Нәфис сәнгатьне аңламасам да, минемчә, полотно аша кеше характерын җиткерү өчен зур талант кирәк, — диде ул, фикере белән уртаклашып.
Остаханә вакытында рәссам студентларга, аның эчке дөньясын төгәлрәк чагылдыру өчен, булачак картина герое белән һичшиксез танышырга киңәш итте.
Исегезгә төшерәбез, Сергей Марченко махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук хәрби хәрәкәтләр шартларында эшләүче волонтерлар һәм медиклар образларын тудыра. Нәкъ менә аларның портретлары Уфада тәкъдим ителгән күчмә күргәзмә составына кергән.
Фото: Прессслужба "Дни армейской культуры"