Уфаның Совет мәйданында "Армия мәдәнияте көннәре" кысаларында «Көз романтикасы» Халыкара музыкаль фестивале дәвам итә. Икенче көн тамашачыларга ул классика мохитен бүләк итте: симфоник оркестр башкаруында Петр Чайковскийның классик әсәре һәм Дмитрий Шостаковичның легендар «Ленинград симфониясе» яңгырады.
Фортепиано партиясен дөньякүләм танылган Британия пианисты, Халыкара конкурслар лауреаты Фредерик Кемпф искиткеч итеп башкарды.
Музыкант сүзләренчә, тыгыз график һәм әзерләнүгә вакыт чикләнүгә карамастан, оркестр белән репетицияләр нәтиҗәле һәм уңайлы узган.
Пианист өчен бу - Башкортстан башкаласына беренче визит. Британия виртуозының Русиягә һәм аның мәдәни мирасына кызыксынуы очраклылык түгел. Яшь чагында ук ул Рахманиновның 2нче концертын уйнарга хыялланган. "Шуннан соң мин бу музыканың кайдан иңүен аңларга теләдем. Һәм миңа Мәскәүдә уку бәхете елмайды", - дип сөйләде пианист.
Аның карьерасының мөһим этабы Чайковский исемендәге конкурста җиңү була, ул аны теләсә кайсы пианист өчен дөньяда иң мөһимнәрнең берсе дип атады. Кемпф сүзләренчә, Чайковский һәм Шостакович музыкасы — идеаль: ул бөтен дөньяда танылган, катлаулы һәм искиткеч матур. «Минем өчен романтика — ул кешенең хис-тойгылары. Бу - мәхәббәт кенә түгел, без кичергән бөтен нәрсә: сагыш та, дәрт тә...", - дип аңлатты маэстро.
Музыкант оркестр белән бергә матур итеп уйнауга соклануын белдерде, һәр оркестрның уникаль булуын ассызыклады. Аңа Уфа музыкантлары һәм дирижерлары белән әсәрләр башкару бик ошаган.
Фредерик Кемпф чыгышы фестивальнең үзәк вакыйгаларының берсе булды, ул бөек урыс музыкасының чикләрне белмәвен һәм бөтен дөнья башкаручыларының аларны яратып башкаруын белдерде.
Яото; мпесс-служба фестиваля