+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 август 2025, 02:35

Өчпочмакны Алсу да ярата

Казанга «Яңа дулкын» Халыкара бәйгесе ачылышына җырчы Алсу да килгән.

Өчпочмакны Алсу да яратаӨчпочмакны Алсу да ярата
Өчпочмакны Алсу да ярата
Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Монда минем сеңелләрем, туганнан туган апаларым, дусларым, иптәшләрем бар. Мин аларның барысы белән дә күрешеп өлгерергә тиеш!» – дигән җырчы.

Шулай да ул туганнары белән Мәскәүдә ешрак күрешә икән.  

 Алсу традицион татар ашлары белән сыйланудан баш тартмавын әйткән. «Өчпочмак һәм зур бәлеш бик яратам», – ди ул.

Шулай ук җырчы әнисе белән мөнәсәбәтләре турында да сөйләгән. Аның сүзләренчә, әнисе – аның иң кырыс һәм конструктив тәнкыйтьчесе. «Әгәр әни мине мактый икән, моның чыннан да бик шәп булганын аңлыйм», – дигән Алсу.

Нәкъ менә әнисенең хуплавы Алсу өчен иҗатына иң югары бәя булган.
 
Фото: татар-информ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас