+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 август 2025, 11:05

"Армия мәдәнияте көннәре"ндә Уфада театр премьерасы узачак

Мөнир Кунафин пьесасы буенча куелган «Одной жизни, видно, мало» (12+) спектакле Мостай Кәрим исемендәге Милли Яшьләр театрында урыс телендә беренче тапкыр күрсәтеләчәк. Премьера бүген 19.00 сәгатьтә башлана.

"Армия мәдәнияте көннәре"ндә Уфада театр премьерасы узачак"Армия мәдәнияте көннәре"ндә Уфада театр премьерасы узачак
"Армия мәдәнияте көннәре"ндә Уфада театр премьерасы узачак


- Спектакльдә без сугышлар күрсәтмибез. Төп идея - Ватан һәм аерым алынган кеше язмышы аерылгысыз. Махсус хәрби операциядә һәркем кешене үзгәртә һәм яңадан тудыра торган юл уза, кыйммәтләрне яңадан бәяләү барлыкка килә, - ди режиссер Рөстәм Хәкимов. - Барысы да анда үзләрен төрлечә хис итә: кемдер үз-үзеннән кача, кемдер Ватанны саклауны үзенең тзге бурычы дип саный, кемдер үз проблемаларыннан котылырга тели, ә кемдер мәхәббәт таба. Спектакльдә сугышчылар гына түгел, хатын-кызларның өч буыны - кыз, хатын һәм әни дә күрсәтелә. Аларның һәрберсенең үзенеке - хатын-кыз хакыйкате.

«Одной жизни, видно, мало» спектакленең урыс телендәге версиясе премьерасы белән Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының 36нчы сезоны башлана. 15 сентябрьдә үк спектакль Сызраньда Алексей Толстой исемендәге «Театр вакыты» төбәкара театр фестивален ача, аннары ул Казанда, Буада, Чабаксарда һәм Йошкар-Олада тамашачылар хөкеменә тәкъдим ителәчәк.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас