+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 август 2025, 10:00

"Геройлар вакыты"на килегез!

«Геройлар вакыты» конкурсында иң яшь катнашучы - Саратовтан 13 яшьлек мәктәп укучысы.

"Геройлар вакыты"на килегез!"Геройлар вакыты"на килегез!
"Геройлар вакыты"на килегез!


26 һәм 27 августта Уфаның Совет мәйданында дүртенче «Геройлар вакыты» Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсы узачак. Быел ул колачлы вакыйга — "Армия мәдәнияте көннәре"нә багышланган.

Фестиваль катнашучыларның географиясен киңәйтә бара - бу юлы оештыру комитетына илнең 31 төбәгеннән 232 гариза килгән. Конкурс төрле яшьтәге авторлар һәм башкаручылар катнаша алуы белән дә уникаль. Әйтик, быел иң яшь катнашучы Саратовтан 13 яшьлек мәктәп укучысы Елизавета Саксельцева булачак. Ул тамашачылар хөкеменә үзе иҗат иткән «Наша маленькая планета» җырын тәкъдим итәчәк.

Ярымфиналга Улан-Удэ, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саратов кебек шәһәрләрдән барлыгы 19 катнашучы керде. Ә 27 августта узачак финалда өч номинациядә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәк: «Автор җыры», «Композитор», «Сүзләр авторы».

Көньяк хәрби округының «Рубин йолдызы» фронт бригадасы һәм Русиянең атказанган артисты Ольга Кормухина мәртәбәле кунаклар булачак. Ул, шулай ук, композитор, Башкортстанның халык артисты Нур Даутов, җырчы, Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев, шагыйрә Кристина Андрианова һәм Башкортстанның халык артисты Алена Завьялова кергән жюрины җитәкләячәк.

Фото: пресс-слуба фестиваля "Дни армейской културы".


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас