+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 август 2025, 08:05

Килегез, күрегез!

Республикабызда "Армия мәдәнияте көннәре" дәвам итә.

Килегез, күрегез!Килегез, күрегез!
Килегез, күрегез!


Бүген Уфа театрларында фестивальгә багышланган спектакльләр күрсәтеләчәк. М. Кәрим исемендәге театрда урыс телендә “Бер гомер дә аз икән...” спектакленең премьерасы булачак. Башкорт академия драма театры Г. Гыйззәтуллина повесте буенча сәхнәләштерелгән "Яратам, дип әйтергә өлгермәдем" спектаклен тәкъдим итәчәк.

Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле Башкортстан буйлап гастрольләрен дәвам итә һәм Күмертауда концерт белән чыгыш ясаячак. Уфаның Совет мәйданында шулай ук Оборона министрлыгының иҗат коллективлары катнашлыгында концерт булачак: биредә Русия Геройларына багышланган «Безнең маяклар» кичәсе узачак.

Программа кысаларында уфалылар һәм башкала кунаклары алдында Русия Армиясенең Үзәк академия театры, А. В. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең «Кызыл Йолдыз» җыр һәм бию ансамбле, Ленинград хәрби округының һәм «Рубин йолдызы» фронт иҗат бригадалары һәм Көньяк хәрби округының җыр һәм бию ансамбле артистлары чыгыш ясаячак.

Концертка Башкортстан артистлары да кушылачак.
Керү ирекле.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас