

"Армия мәдәнияте көннәре" кысаларында Уфага Русия Сәнгать академиясе директоры Василий Церетели (танылган скульптор Зураб Церетелиның оныгы) килде.
Ул республикада уздырылучы чараларның масштабына гаҗәпләнүен әйтте. Василий Церетели искиткеч музейларны һәм зур профессионализм һәм зәвык белән башкарылган искиткеч һәйкәлләрне билгеләп үтте. Аның фикеренчә, алар арасында әйләнә-тирәгә гармонияле туры килүче генерал Шәйморатов һәйкәле аерым урын алып тора.
Сүз уңаеннан, бүген - Миңнегали Шәйморатовның тууына 126 ел. 1941 елда 42 яшендә ул 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә җитәкчелек итә башлый. Бу дивизия, 4000 километрдан артык ара үтеп, дистәләгән шәһәрне азат итүдә катнаша, II дәрәҗә Суворов ордены, Кызыл Байрак ордены һәм Гвардия исеме белән бүләкләнә, ә аның 78 сугышчысы "Советлар Союзы Герое" исеменә лаек була, бишесе - Дан орденнарының тулы кавалеры. Миңнегали Шәйморатов истәлеген мәңгеләштерү безнең көннәрдә дә дәвам итә.
Генерал Шәйморатов һәйкәле урнашкан Совет мәйданында әлеге вакытта «Геройлар вакыты» дүртенче Бөтенрусия патриотик җыр конкурсының финалы дәвам итә. Мәйданга уфалылар һәм шәһәр кунаклары җыелды. Яңгыр явуга карамастан, халык артистларның чыгышын зонтикларын ачып, яки яңгырдан полиэтилен астына яшеренеп булса да карый, таралышмый.
Катнашучылар арасында - «Такси», «Небо любви», «Письмо домой. Лариска» җырларын башкаручы "Павильон" төркеме дә бар. Концерт азагында конкурсның жюри рәисе, режиссер Ольга Кормухинаның чыгыш ясавы көтелә.
Фото: башинформ.рф