+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 август 2025, 13:15

Фирдүскә әнисеннән эләккән

Быел изге эштә катнашмаган өчен ул малаен шелтәләгән.

Фирдүскә әнисеннән эләккәнФирдүскә әнисеннән эләккән
Фирдүскә әнисеннән эләккән
Фирдүс Тямаевларга кунакка әнисе килгән һәм Фирдүскә бераз эләктергән. Чөнки җырчы авыл кешесе өчен иң изге эш булган бәрәңге алышырга кайтмаган.

«Иртә таңнан әни килде сүгәргә. «Авылга кайтмыйсың, бәрәңге алышмыйсың», – ди. Ә болай әни хастаханәгә килде, дуслар. Әнине бераз «ремонтлыйбыз». Бөтенесе сорау бирә: «Әниеңнең быел бәрәңгеләре бармы?» – ди.

Фирдүс әнисенә сораулар бирә. Ачыклануынча, 50 капчык бәрәңге алганнар. Иң зур эшебез башкарылды, ди ана. Ә менә казлар ала алмаганнар быел. Югыйсә, ел саен 100 каз асраган Галия апа. "Син, гадәттәгечә, «хитрый ход» яса әле. Әни бит 100 каз алып куя да: «Улым, акчасын түләрсең», – ди, дип көлә Фирдүс. ."Ашарга җитә, улым, ризык күп. Сез исән булыгыз, балалар исән булсын. Дөньялар тыныч булсын", - ди ана.

Видеоны караучылар комментарийлар калдырган. Берсе: «Без мишәрләрдә шул инде. Бәрәңге алынып беткәч, шашлык ашарга, мунча керергә кайту – гадәт», – дип тә шаярткан.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас