

Хәмдүнә Тимергалиеваның «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында әйтелгән сүзләр бу.
«Сез чынбарлыкта нинди кеше? Сезне усал да, диләр, турыга бәреп, «манчып» әйтә, диләр?» – дип сорау бирә тапшыруны алып баручы Хәмдүнә Тимергалиевага.
«Турыга бәреп әйтү – ул усаллык түгел, үзеңне яклау. Икейөзлеләнеп йөрсәң, кеше дә хөрмәт итми, үзеңне үзең дә хөрмәт итмисең. Бар дөньяда шундый кешеләр, күзеңә карап елмаеп, астан кисәләр, сорыкортлар. Астан кабәхәтлек эшләгәнче, акыруың яхшырак», – дип җавап биргән җырчы.