

Киңкүләм чарага мәртәбәле кунаклар килде һәм бу көннәр очрашуларга, концертларга, осталык дәресләренә бай булды. Берничә чагу вакыйгага тукталып китик.
Мәсәлән, бөтен Русиядә иң популярлар хитларның берсе – “Матушка земля” җыры Уфада ачык һавада тере тавыш белән яңгырады. Популяр җырны Екатеринбургтан Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле солисткасы Амелия Вольхина Русия Геройларына багышланган “Безнең маяклар” кичәсендә башкарды.
– “Тасма артында” Татьяна Куртукованың “Матушка-земля” җырын һәрвакыт яхшы кабул итәләр. Бу – сугышчылар арасында чын хит. Моннан тыш, композиция СВОда башка төбәкләргә караганда иртәрәк хитка әверелде. Анда солисткалардан кем генә булмасын, барысы да бу җырны башкара, – ди кыз.
Шунысы үзенчәлекле: башта артист кызлар чыгышларга хәрби формада йөргән. Ләкин соңрак матур озын күлмәкләрдә чыгыш ясый башлаганнар, чөнки сугышчыларны хәрби киемнәр бик ялкыта икән. Шул ук сәбәп аркасында егетләргә кайвакыт патриотик җырлар түгел, ә гадирәк, тыныч тормыш турындагы лирик җырлар кирәк.
“Армия мәдәнияте көннәре” кысаларында Русия Армиясенең Үзәк академия театры, Ленинград һәм Көньяк хәрби округларының фронт иҗат бригадалары артистлары, шулай ук “Кызыл Йолдыз” җыр һәм бию ансамбленең иҗат бригадасы үзләренең иң яхшы номерларын күрсәтте.
Роберт Рождественский шигырьләре, Донбассның фронт һәм хәзерге заман шагыйрьләре әсәрләре, Булат Окуджаваның “Безгә бер җиңү генә кирәк” җырын да кертеп, танылган җырлар яңгырады. Концерт үткән һәм хәзерге көн геройлары истәлегенә хөрмәт күрсәтү булды. Мәртәбәле кунаклар арасында СВОда катнашучылар да бар иде.
Чыгыш ясаучылар арасында Башкортстанда туганнар да күп булды. Мәсәлән, Роберт Гәрәев – Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле балет артисты, Екатеринбургта яши, тумышы белән Борайдан.
Октябрьскийда А. В. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең “Кызыл Йолдыз” җыр һәм бию ансамбле, Ленинград хәрби округының фронт иҗат бригадасының концерты булды. Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле – Салаватта, ә “Рубин йолдызы” фронт иҗат бригадасы сугыш ветераннарының Республика клиник госпиталендә чыгыш ясады. Сәгатьтән артык вакыт дәвамында артистлар госпиталь хезмәткәрләрен, анда дәваланучы һәм тернәкләнү узучы яугирләрне, ветераннарны, аларның гаилә әгъзаларын искиткеч хәрби музыка дөньясы белән таныштырды, җыр-моң аша һәркем күңелендә патриотлык хисләрен ныгытып, онытылмаслык тәэссоратлар бүләк итте.
Бригада составындагы солист-якташларыбыз, сержантлар Замир Янтурин белән Радик Далхин, ефрейтор Ильяс Сәфәров, рядовой Илһам Мөхәммәтшин үзләрен концерт номерларында бик матур күрсәтте.
Әйтергә кирәк, госпитальдә “Рубин йолдызы” ансамбленең кайбер җырлары, мәсәлән, “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җыры, хәтта өч телдә яңгырады – башкорт, урыс һәм белорус телләрендә (бригада составында белорус артисты да бар).
Фестивальнең эшлекле программасы кысаларында Башкортстан хәрби хезмәткәрләре һәм журналистларының Ирина Лосик (журналист, “Звезда” телеканалы тапшыруы алып баручысы, “Наследники победителей” мәдәни-тарихи хәтерне саклау фонды президенты) катнашлыгында очрашу узды.
“Салават токымнары чигенмәячәк!” спектакле З. Буракаева пьесасы буенча Х. Үтәшев куелышында Башкорт академия драма театрында күрсәтелде.
Быел “Геройлар вакыты” IV Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсының Оештыру комитетына илнең 31 төбәгеннән 232 гариза килгән. Конкурс төрле яшьтәге авторлар һәм башкаручылар катнаша алуы белән дә уникаль. Әйтик, быел иң яшь катнашучы Саратовтан 13 яшьлек мәктәп укучысы Елизавета Саксельцева булды. Ул тамашачылар хөкеменә үзе иҗат иткән “Наша маленькая планета” җырын тәкъдим итте. Ярымфиналга Улан-Удэ, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саратов шәһәрләреннән барлыгы 19 катнашучы үтте.
Киңкүләм чара кысаларында Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Аскар Абдразаков Оборона министрлыгының “Ватанга иман һәм хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Югары бүләкне аңа Русия Герое Денис Чернавин тапшырды.
– Алгы сызыктагы егетләргә сезнең ярдәмегез бик кирәк. Барыгызга да – мәдәният эшлеклеләренә, хәрби хәбәрчеләргә, волонтерларга – безнең белән бергә җиңүне якынайтканнары өчен рәхмәт! – диде ул.
Башкортстан Милли музеенда “Музейлар һәм Геройлар: патриотик тәрбиягә яңача караш” семинары үтте. Император Бөек Петр исемендәге Үзәк хәрби-диңгез музееның фәнни-мәгърифәтчелек эшләре җитәкчесе Сергей Лесковскийның чыгышы әлеге музейда балалар һәм яшьләр аудиториясе белән фәнни һәм тәрбия эшенә багышланды.
– Бүген тышкы сәяси мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе, дәүләтара проблемаларның көчәюе, икътисади тотрыксызлык, традицион кыйммәтләрне җимерергә омтылу, дөнья тарихын бозарга маташу күзәтелә. Болар патриотик тәрбия системасы ягыннан оператив һәм адекват җавап бирүне таләп итә, – дип ассызыклады Сергей Лесковский.
Русия Федерациясе Кораллы Көчләре Үзәк музееның өлкән фәнни хезмәткәре Андрей Автомонов тамашачыларны музей тарихы белән таныштырды, экспозицияләрнең күп өлешенең Бөек Ватан сугышына багышлануын билгеләде, учреждениедә зур мәгариф һәм тәрбия эшчәнлеге башкарылуы турында бәян итте.
Русия Сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы, махсус хәрби операциядә катнашучы, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Русиянең Рәссамнар берлеге һәм Русия рәссамнарының иҗади берлеге әгъзасы Юрий Сивачев үз чыгышын күңелгә үтәрлек видеоязма күрсәтүдән башлады. Анда рәссам сурәтләгән яугирләр матур музыка астында нейрочелтәрләр ярдәмендә җанлана, хәрәкәтләнә...
Рәссам махсус хәрби операциядә иҗади фронт бригадалары эшчәнлеге турында сөйләде. Ул үз бригадаларында Башкортстаннан дүрт талантлы егет хезмәт итүен әйтте, алар – абыйлы-энеле Биргалиннар, Илнур Сәфәров һәм Әлфир Заманов. Рәссам музейга аларның портретларын да бүләк итте. Шул ук көнне Юрий Сивачев Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары белән дә очрашты.
“Көз романтикасы” Халыкара фестивале инде өченче ел Уфаның Совет мәйданында классик музыка сөючеләрне җыя, һәм һәрвакыт алар арта бара. Быел ул “Армия мәдәнияте көннәре” кысаларында узды. Фестивальнең йомгаклау көнендә оркестр репертуарында Заһир Исмәгыйлевнең “Салават” симфоник поэмасы, Александр Бородинның “Князь Игорь” операсыннан “Половецкие пляски”, Сергей Рахманиновның 2нче симфониясе, II өлеше һәм “Аккош күле” балетыннан Петр Чайковский сюитасы яңгырады. Музыкаль кичә кунаклары артистларга соклану һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Соңгы көнне кич белән Совет мәйданында бәйрәмгә килгән кунаклар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал-майор М. Шәйморатовның туган көне хөрмәтенә легендар полководец һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннары фестивальнең йомгаклау концерты – “Геройлар вакыты” Бөтенрусия патриотик җыр конкурсының финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды. Артистлар, үзләренең иҗатын күрсәтеп кенә калмыйча, танылган җырчы, конкурсның жюри рәисе Ольга Кормухина белән дә аралашты.
“Геройлар вакыты” IV Бөтенрусия җыр фестиваленең Гран-при иясе Санкт-Петербургтан педагог Лидия Трифонова булды. Җиңүчегә бүләкне “Армия мәдәнияте көннәре”нең йомгаклау тантанасында республика Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды. Конкурсант “Победы впереди” җырын башкарып, җиңү яулады.
“Армия мәдәнияте көннәре” кысаларында күренекле башкорт язучысы, драматург, “Ағиҙел” журналының баш мөхәррире Мөнир Кунафинга “Башкортстанның халык язучысы” исемен төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.
Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты директоры Артем Горный “Армия мәдәнияте көннәре”ннән алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм проектның әһәмиятен бәяләде.
– Бу фестиваль – ил төбәкләренә армиядә мәдәниятнең ничек яшәвен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек, – диде Артем Владимирович. – Элегрәк проект Тывада, Тула өлкәсендә, Санкт-Петербургта һәм Якутиядә тормышка ашырылган иде. Шулай булгач, Башкортстанда безнең бишьеллык юбилей чаралары үтте. Аларның моңарчы күрелмәгән масштабын билгеләп үтәсе килә. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган.
Оборона министрлыгы вәкиле ассызыклавынча, “Ватанны саклаучылар елы”нда һәм Җиңүнең 80 еллыгында “Армия мәдәнияте көннәре”н үткәрү аерым символик мәгънәгә һәм зур әһәмияткә ия.