+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 август 2025, 14:35

“Моңнарыбыз – гармун телләрендә”

“Изге мирас” татар иҗтимагый оешмасының үзешчән гармунчылар конкурс-фестивале “Тура-хан” визит үзәгендә шаулап-гөрләп үтте.

“Моңнарыбыз – гармун телләрендә”“Моңнарыбыз – гармун телләрендә”
“Моңнарыбыз – гармун телләрендә”
Альбина Якупова һәм Фәдис Рамазанов җитәкчелегендәге “Изге мирас” коммерцияле булмаган автоном оешмасына нигез салынуга бер елдан артык кына булуга карамастан, аларның исәбендә тормышка ашырылган проектлар бихисап. Шуларның берсе – үзешчән гармунчыларның “Моңнарыбыз – гармун телләрендә” конкурс-фестивале Чишмә районының Түбән Тирмә авылы янындагы “Тура-хан” визит үзәгендә икенче тапкыр шаулап-гөрләп үтте. Бирегә республикабызның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәүче оста гармунчылар җыелды.

Әлеге конкурс-фестивальнең максаты да изгеләрдән – гармун сәнгатен саклау, үстерү һәм популярлаштыру, халык көйләрен башкаручыларны ачыклау, яшьләрдә дә бу уен коралына, халкыбыз моңнарына кызыксынуны арттыру һәм аларга осталыкка өйрәнергә ярдәм итү. Быелгы бәйгедә Уфа шәһәре, Дәү­ләкән, Чишмә, Кушнаренко, Биш­бүләк, Кырмыскалы районнарыннан килгән дис­тәдән артык гармунчы “Тура-хан” визит үзәгенә җыелган күпсанлы кунакларны үзләренең чыгышлары белән сөендерде. Алар арасында яшь башкаручылар да, тәҗрибәле осталар да бар иде.
Быел конкурс-фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елы”на багышланды. Гармунчылар да репертуарын шуннан чыгып сайлаган. Фестивальдә яңгыраган һәр көй, һәр җыр илебез тарихының әһәмиятле миз­гелләрен чагылдырды, тамашачы­ларның күңелләрендә горурлык, рәхмәт һәм ватанпәрвәрлек хисләре уятты. Бәйрәмгә килгән өлкән яшьтәгеләрнең балкып торган күзләре, яшьләрнең һәм балаларның хөрмәт белән тулы карашлары – болар барысы да бу чараның мөһим әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
Фестивальне Уфа шәһәренең “Нәү­руз” фольклор төркеме татар халык җыр­ларына тезмә белән ачып җибәр­де. “Тура-хан” амфитеатрын моңга күмүче беренче конкурсант – Әлшәй районы егете Ринат Байназаров. Аның чыгышын алкышлауга сәхнә уртасына шул ук районнан Баязит Садыйков чыкты. Чишмә районының Үрге Тирмә авылыннан барлык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган мәгариф ветераны Таһир­җан Ишмөхәммәтовны якташлары аеруча көчле алкышларга күмде. Халыкның ихтирамын казанган кеше ул. Мәгариф өлкәсендә 37 ел эшләгән, шуның 34 елы – мәктәп директоры вазыйфасында. Та­һирҗан абый гармунында уйнар алдыннан балачак хатирәләре белән дә уртаклашты. Бирегә җыелган башка гармунчылар кебек үк, ул да бу уен коралын бик кечкенә чагында кулына алган.
– Бервакыт кунаклар килде. Элек ашка гармунсыз йөрмиләр иде. Җырлап-уйнап алганнан соң бу гармунны утыргычка куйдылар, ә мин аннан күземне алмыйм. Барлык батырчылыгымны җыеп, шул гармунны кулыма алдым һәм көйләр чыгара башладым. Соңрак, мондый сәләтемне һәм зур теләгемне күреп, әтием үземә дә гармун алып бирде, – диде ул.
Әйе, яшь чагында да кулыннан гармунын төшерми ул, ә мәктәптә эшләгән вакытта бу таланты һәм тугры дустының файдасы аеруча зур була: барлык чараларны гармун моңнары белән бизи мәктәп директоры. Шунысы куанычлы: улы һәм оныкларында да бу уен коралына кызыксыну уята алган ул. Бер гармунын оныкларына бүләк иткән, өйрән­сеннәр, уйнасыннар, ди ул зур горурлык хисе белән. Ә гармунында уйнап, күп­ләрне яшьлекләренә алып кайтты, Бөек Ватан сугышында җырланган җырларны ишеттереп, күпләрнең күзләрен дә чыландырды. Әйткәндәй, ул үзе дә – фронтовик улы: әтисе фин һәм Бөек Ватан сугышларын узган.
Иң кыю, мөлаем гармунчылар арасында бердәнбер хатын-кыз Хәния Мусина Түбән Тирмә авылыннан килгән. Хәния Хәмәтхан кызы да – мәгариф ветераны: башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия биргән. Гармунда уйнарга ул 6нчы сыйныфта укыганда өйрәнә. Егетләрнең өздереп уйнавына кызыга ул, бәхетенә, авылның өлкән апасы, кызның шундый теләген белеп калып, аңа үзенең гармунын бүләк итә. Соңрак ул баян да сатып ала. Педагогия училищесында укыганда бу уен коралын профессиональ дәрәҗәдә үзләштерә. Җырлый да әле Хәния апа – моңлылар нәселеннән бит ул!
Салих Исаевны да гармуны белән районда узган байтак чараларда күрергә мөмкин. Ә Уфа районының Авдон авылыннан Зиннур Хаҗиәхмәтов бу көнне барысын да осталыгы белән таң калдырды: үзе бии, үзе җырлый, үзе гармунда уйный. Дәүләкән районының Яңа Яппар авылыннан Наил Мәгасумов, Дим авылыннан Рамай Муллагалин баяннарында өздерделәр. Ә менә Бишбүләк районыннан Раил Едиханов үзе белән әллә ничә төр гармун алып килгән иде, һәрберсендә уйнап, бәйрәмне тагын да ямьлерәк итте, җырлавына һәм саксофонда уйнавына да тамашачылар хәйран калып утырды.
Кушнаренко районыннан Тәксил абый Ганиев иң тәҗрибәле конкурсантларның берсе. Бик сирәк ишетелә торган “Эска­дрон” җырын уйнап башкарды. Бу җырны ул 13 яшендә ишетә һәм, сугыш чоры баласы булгангамы, ул көй аның күңелен яулап ала һәм аны барлык чараларда да уйнарга тырыша.
Терекөмеш кебек Гафури егете Таһир Закиров та уйнар алдыннан гаилә тарихы белән уртаклашты. Аның әтисе һәм әнисе яклап ике картәтисе дә – сугыш ветераннары. Бер картәтисе ике тапкыр әсирлеккә эләгә, аннан ул гармун алып чыга. Сугышка кадәр бу уен коралы белән бик дус була ул. Шул гармун аңа һәм көрәштәшләренә барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Күпмедер вакыттан аның турында сугышның тәүге көннәреннән үк Ленинград фронты сугышчылары алдында чыгыш ясаган Клавдия Шульженко белеп кала һәм үзенә аккордеонист итеп ала. Сугыш тәмам­ланганчы алар яугирләр алдында бергә­ләшеп чыгыш ясый. Таһир әйтүенчә, 1943 елларда төшерелгән видеоязмалар аларның гаиләсендә әле дә саклана һәм, аларны еш кына карап, батыр картәтиләрен искә төшерәләр.
Уфа шәһәреннән килгән иң яшь конкурсант – 13 яшьлек Камил Газизов милли киемдә гармун тартып килеп чыгу белән тамашачыларның алкышларына күмелде. Яшьләребез дә әнә ничек өздереп уйный бит! Димәк, гармун моң­нары тынмас, яңгырар әле, дигән өмет тә уятты ул.
Тимергазим абый Усмановка 86 яшь булса да, ерак араларны якын итеп, Кырмыскалы районыннан килгән. Ул да үзенең яшьлек чорындагы көйләрне сузды.
Конкурсантларның чыгышларын “Туган тел” каналының “Сәләт”, “Тургай” про­ект­ларын оештыручы һәм җитәк­чесе, баянчы, композитор, музыкант Лилия Ва­хи­това җитәкчелегендәге жюри бәһа­ләде. Җиңүчеләрне һәм Гран-при иясен билгеләргә аңа Бөтендөнья татар кон­грес­сының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Авдон авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Бөтенрусия конкурслары лауреаты Зәлия Зиннә­туллина, “Изге мирас” оешмасы җитәк­челеге ярдәм итте.
“Моңнарыбыз – гармун телләрендә”, күләмле һәм моңлы бәйрәм булуына карамастан, асылда ул – конкурс. Ләкин беркем дә бүләксез калмады, ә иң мөһиме – һәр катнашучы үзенең чыгышы белән күпме кешене сөендерде, рухлан­дырды, үткәннәрне искә төшерергә мөм­кинлек бирде һәм бай тарихыбыз белән горурлану хисләрен арттырды. Ә конкурска килгәндә, Камил Газизов – 3нче, Тәксил Ганиев – 2нче, Зиннур Хаҗи­әхмә­тов 1нче урынга лаек булдылар. Ә Гран-при иясен билгеләгәндә жюри әгъзалары бертавыштан Бишбүләк районыннан килгән Раил Едихановны сайлады. Әйткәндәй, аларның бу карары белән барлык тамашачылар да килеште. Моңардан тыш, катнашучыларга Бөтен­дөнья татар конгрессының һәм “Изге ми­рас” оешмасының махсус бүләкләре дә тапшырылды.
Гармунчыларның дәртле көйләре җырчылар һәм вокал коллективларның чыгышлары белән үрелеп барды. Байтак конкурслар лауреаты, моңлы тавыш иясе Галия Язданова, концерт программасын оста алып барудан тыш, җыр­ларын да бүләк итте. Шулай ук, Октябрьский шәһәренең “Талларым” татар фольклор төркеме (җитәкчесе – Гөлфия Рәхмәтуллина), Уфа шәһәренең “Нәүруз” вокаль ансамбле, Октябрьский шәһәрен­нән Нәфисә Шәңгәрәева, Бишбүләк районыннан Рима Фәрхетдинова, Дим бистәсеннән Рима Нәбиева бәйрәмне моңлы халык жырлары белән бизәделәр. Шулай ук, әлеге фестиваль чикләрендә Зинфира Әхмәдиева һәм Илнара Ураз­мәтова калфаклар һәм милли бизән­гечләрдән торган кул эшләре күргәзмәсен дә тәкъдим иттеләр.
“Тура-хан” визит үзәге “Моңнарыбыз – гармун телләрендә” фестивале өчен бик яхшы мәйданчык булды. Ул үзенең матур табигате, уңайлы шартлары белән иҗади мохит тудырды. Катнашучылар һәм кунаклар бәйрәм мохитендә аралашты, тәҗрибә уртаклашты, дуслашты. Оештыручылар әлеге фестивальне киләчәктә дә үткәрү, гармун сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертү теләге белән яна. Димәк, ул, үзенең әһәмиятен саклап, тагын да күбрәк талантлы гармунчыларны бергә туплаячак әле.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.

 

“Моңнарыбыз – гармун телләрендә”
“Моңнарыбыз – гармун телләрендә”
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас