+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 август 2025, 02:40

"Ошаса - матур, ошамаса - нык матур!"

Монысы гел Илсөячә инде.

"Ошаса - матур, ошамаса - нык матур!""Ошаса - матур, ошамаса - нык матур!"
"Ошаса - матур, ошамаса - нык матур!"
Илсөя Бәдретдинова яңа җыры чыгу уңаеннан конкурс игълан иткән. Ул җиңүчеләргә акча вәгъдә итә.

“Менә тагын бер матур җыр чыкты - “Иртәрәк!" Тыңлап кара әле, рәхим итеп! Ошаса, "матур" дип яз. Ошамаса, "нык матур" дип яз. Җыр чыгу хөрмәтенә конкурс игълан итәм. Матур-матур видеолар төшерергә кирәк!

Шарты мондый: "Гомерләр көзенә керергә" дигән юлны үзең җырлыйсың, ә "иртәрәк" дигән сүзен башка кешеләрдән әйттерәсең. Күбрәк кеше әйткән саен "текәрәк" булачак! Сториска мине билгеләп куегыз. Үзем санап утырам шәхсән!

Бүләкләр дә шәп: беренче урынга - 10 000 сум, икенче урынга - 5 000 сум, өченче урынга - 3 000 сум", - дип, җырчы тамашачыларын матди кызыксындырып та куйган.

 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас