+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 август 2025, 15:55

"Саубуллашып китәргә кердем..."

Җырчы Равил Галиев иҗатташ дусты Резидә Шәрәфиеваның каберен зиярәт кылган.

"Саубуллашып китәргә кердем...""Саубуллашып китәргә кердем..."
"Саубуллашып китәргә кердем..."
Минзәлә районының Наратлы Кичү авылында туганнары һәм якыннары Резидә Шәрәфиеваның кырыгын уздырганнар, дип язган идек. Резидәнең кырыгына багышланган Коръән мәҗлесеннән соң Равил Галиев зиратка да тукталган.

«Резидәбезгә багышланган Коръән ашы тәмам… Резидә янына саубуллашып китәргә зиратка кердем. Бик матур, сары төстәге чардуган да куйганнар. Тыныч йокла, дустым», – дип сөйли ул социаль челтәрләрдә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас