Узган елның көзендә Зинира һәм Ризат Рамазановларга «Башкортстанның атказанган артисты» дигән исем дә бирелгән иде. Хәзер алар «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемне дә йөртәчәк. Әлеге бүләкне алар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан алган. Бу хакта җырчылар социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Рәхмәт, хөрмәтле тамашачыларыбыз! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Лаеклы исемнең медален тапшыру тантанасы», – дип яза алар видео янында.
Сәхнәдәш дуслары җырчыларның куанычын уртаклаша. Бу хәлгә бик канәгать булмаучылар да бар.
«Башка профессия кешеләренә бик сирәк бирелә бу исем. Әйтерсең артистлар – Аллаһның кашка тәкәләре. Барысына да рәттән бирәләр. Соңгы елда кемгә атказанган механизатор, сыер савучы яки укытучы исеме бирделәр икән?»;
«Нишләп артистларны гына зурлыйлар? Үлсәләр, зурлап күмәләр. Табибларны, укытучыларны күрмиләр дә», – дип яза кайберәүләр.
Ә сез нинди фикердә?