Шамил Хәмәдинуров “Бәллүр язмыш”, “Төнге серенада”, “Коен”, “Парлы тормыш”, “Уфаларга барам әле”, “Үзең аңла…”, шулай ук башкорт, татар, мари, чуваш һәм мордва, казах телләрендә башкарган башка җырлары белән халкыбызның яратҡан җырчысы иде.
Ул 1950 елның 2 сентябрендә Мишкә районының Иштыбай авылында якты дөньяга килә. 1978 елда Миләүшә Мортазина классында Уфа сәнгать училищесын тәмамлап, иҗат юлын Мишкә район Мәдәният сараенда башлый. Аннары Башкорт дәүләт филармониясенә солист булып күчә. Башкортстанда һәм аннан читтә тиз арада билгелелек яулаган “Ихлас” эстрада төркеменә нигез салучы була һәм аны җитәкли.
“Күп еллар дәвамында Шамил абый Башкортстан татарларының бай халык авыз иҗатын җыю, өйрәнү һәм башкару белән шөгыльләнде. Репрессия елларында җырланган “Абау, әнкәй, башым авырый” җыры – Чишмә районында, “Багады авылы такмаклары” Бүздәк якларында язып алынган. Башкортстан татарларының “Дранча”, “Дим буе”, “Борай авылы көе”, “Җомга”, “Бакалы көе” җырлары да Шамил Хәмәдинуров репертуарында лаеклы урын ала. Шулай, һәр йөргән-булган якларында халыкның сүз гәүһәрләрен барлый җырчы. Бар булмышын иҗатка, җыр сәнгатенә багышлый.
“Төнге серенада” (А. Габдрахманов музыкасы һәм сүзләре), “Коен” (Р. Газизов,
С. Әлибаев), “Миләш туе”
(Н. Даутов, Ф. Рәхимкулова), “Җанчишмә” (Д. Хәсәншин,
А. Хәлим), “Егет сагышы”
(Д. Хәсәншин, Н. Иделбай) кебек җырларны халык, башлыча, Шамил Хәмәдинуров башкаруында ишетеп яратты. Борынгы җырларга мәхәббәте беркайчан да сүрелмәде аның. “Сандугач”, “Тәфтиләү”, “Урман”, “Олы юлның тузаны”, “Колый кантон”, “Асылъяр”, “Хәтирә”, “Шахта”, “Су буйлап” җырлары аның репертуарында хөрмәтле урын биләде.
Башкортстанның халык артисты Фәнүнә Сираҗетдинова белән бергә башкарган дуэтлары исә республиканың җыр сәнгатендә үзе бер ачыш, балкыш булды. Менә аларның кайберләре: “Тәүге нур”, “Бер яз гына калды”, “Замандаш”, “Мәхәббәт”, “Туган көн вальсы”, “Якты кичләр, назлы хисләр”, “Сау булыгыз!” һ.б.”, – дип язган хезмәттәшем Фәнис абый Гәрәев Шамил Хәмәдинуровның 70 еллыгына багышланган һәм гәзитебездә дөнья күргән мәкаләсендә.
Шамил Хәмәдинуров җәмәгате – җырчы Римма Ибраһимова белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Гөлназ озак еллар З. Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институтында эшли, Гөлчәчәк – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрының әйдәүче актрисасы, Татарстанның атказанган артисты.
Халкыбызда “Алма агачыннан ерак төшми” дигән мәкаль бар. Әйе, баланың киләчәге, күп очракта, гаиләдәге тәрбиягә, андагы мохиткә бәйле. Күренекле каләмдәшебез, легендар “Кызыл таң”чы, журналистика ветераны Фәрит абый Фаткуллинның Шамил Хәмәдинуров белән интервьюсында (автор аны “Тын сукмакта тал тибрәлә” китабына да керткән) шундый юллар бар:
“Минем күңелгә җырлар бишектә чагымнан ук сеңгән. Бөтен Иштыбай авылына бердәнбер патефон безнең өйдә иде. Радио-телевизор ул чакта юк әле, төпкелдә яткан авылны артистлар да гел читләтеп узган.
Димәк, моң кадерен белгән кешегә патефонның бәясе югары. Әтием Бөре, Балтач базарларына барып чыкса, иң беренче эше итеп татарча һәм башкортча җырлар язылган пластинкалар эзләргә тотынган.
Көндезге мәшәкатьләр тәмамлангач, кичләрен “серле тартма”ны өстәл түренә куя да, тирән ләззәт кичереп, ручканы әйләндерә башлый иде.
Моң өй эченә генә сыеша алмый, тәрәзә аша урамга ургылып чыга.
Фәридә Кудашева, Мәгафүр Хисмәтуллин, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов җырлый! Аларны тыңларга күрше-тирәләр дә җыела иде”.
Әйе, кечкенә Шамилнең күңеленә сәнгать, җырга сөю орлыкларын аның әтисе салса, Шамил Хәмәдинуров та кызларының күңелендә сәнгатькә мәхәббәт уята, кешелекле, кечелекле булырга өйрәтә.
Әйе, кеше китә – җыры кала. Бик күпләрнең яраткан җырчысы Шамил Хәмәдинуров та якты дөньядан китсә дә, аның җырлары, моңы кешеләрнең күңелен юата, яшәүгә дәрт өсти, өмет бирә.
Әтиләре хакындагы истәлекләре белән кызлары уртаклаша:
Гөлназ Хәмәдинурова:
“Әти белән әни бу якты дөньядан бер-бер артлы гына китеп бардылар һәм, әйтергә кирәк, иртәрәк бакыйлыкка күчтеләр.
Әни белән әти икесе дә җырчы булгач, гастрольдән кайтып кермәделәр. Җәйге каникул вакытында әти-әни белән бергә гастрольләргә йөрү балачак хатирәсе булып калган. Күңелемдә әтием хакында якты, җылы хатирәләр генә саклана. Сеңлем белән мине ул бик иркәләде. Әти минем өчен зур дус та булды. Ул киң күңелле, ярдәмчел кеше иде. Аңа нинди генә сорау бирсәң, яки киңәш сорасаң, ул һәрвакыт ярдәмгә килә иде. Әйтергә кирәк, аңа төрле киңәшләр сорап, күп кеше мөрәҗәгать итә иде. Ул чын мәгънәсендә тере энциклопедия булды. Бакчачылык белән дә яратып шөгыльләнде. Бу өлкәгә кагылышлы киңәшләрен дә бирә иде.
Әтиемнең туган ягы – Мишкәгә, әниемнең туган ягы Дәүләкән районына еш кайтабыз. Улларым Искәндәр, Әмирхан, Аскар, сеңлемнең балалары Нурсолтан, Сәлиха картәтисе белән картәнисенең якты истәлеген кадерләп саклыйлар”.
Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хәмәдинурова:
“Күңелем түрендә әтием турында бары тик җылы хатирәләр саклана. Гаиләдә мин иркә булып үстем, бәлки, бу төпчек булуым белән бәйледер. Әтием белән төрле уеннар уйнаганым балачакның матур хатирәсе булып саклана. Ул уеннарны әтием үзе уйлап чыгара иде дә без бергәләп уйный идек. Кичен ул халык әкиятләрен сөйли иде һәм, әйтергә кирәк, ул әкиятләрнең төп герое гел генә Гөлчәчәк исемле була иде. Шул Гөлчәчәккә ияреп, мин дә әкият дөньясында яши идем.
Җәйге гастрольләр вакытында әти белән әни мине үзләре белән гастрольләргә дә алып баралар иде. Бер районнан икенчесенә, авылдан авылга автобуста барганда ул мине алдына утырта да җырлар, төрле такмаклар өйрәтә. Мин аларны бик тиз отып алам, ә әтием шуңа бик тә сөенә. Аның теләге мине сәхнәдә җырлату иде. Күрәсең, аның теләге зурдан булгандыр. Бүген мин җырчы булмасам да, сәхнә кешесемен.
Балачакның тагын бер якты хатирәсе истә калган: гастроль вакытында әтинең җырлаганын сәхнә артында тыңлап торам. Бәхти абый сәхнәнең читендәрәк синтезаторда уйный. Ул мине үзе янына чакырып алды да: “Клуб каршында ромашкалар үсә. Бар, шуларны җыеп алып кер!” – диде. Мин бик тиз арада чәчәкләрдән гөлләмә ясап алып кердем. Әтием ниндидер моңсу җыр җырлый. Ул җырлап бетерүгә Бәхти абый миңа чәчәкләрне әтиемә бирергә кушты. Мин курка-курка гына әтием янына атлый башладым. Залдагы тамашачы, моны күреп, көлә башлады. Әле генә моңсу җыр җырлап туктаган әтием мине күрми, бернәрсә аңламый басып тора. Артына борылып карагач кына тамашачыларның нигә көлүен төшенде. Концерт тәмамлагач, ул мине бераз шелтәләде һәм башкача алай эшләмәскә кушты. Бу хәлнең Бәхти абый кушуы буенча эшләнгәнен белгәч, икесе бергә көлгәннәре истә калган.
Үсмер чагымда, әнием борчылыр дип куркып, серләремне әтиемә сөйли идем. Ә ул миңа төрле киңәшләрен бирә иде. Казанга укырга керергә дә аның белән бардык. Ул имтиханнан чыгуымны һәрвакыт борчылып көтеп алды. Ә инде соңгы имтиханнан соң аңа укырга керүемне хәбәр иткәч, бик озак Казан буйлап йөрдек. Йомшак, киң күңелле, кешелекле әтиемне бик юксынам”.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Фотолар гаилә архивыннан.