+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 сентябрь 2025, 03:03

Ришат Төхвәтуллин команадасында - тагын бер атказанган!

Күптән түгел Алия Төхвәтуллина «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булган иде. Чираттагысы кем?

Ришат Төхвәтуллин команадасында - тагын бер атказанган!Ришат Төхвәтуллин команадасында - тагын бер атказанган!
Ришат Төхвәтуллин команадасында - тагын бер атказанган!

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинның концерт директоры Илгиз Бәдретдинов «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булган. Бу хакта ул социаль челтәрдә яза:

- Чын күңелдән рәхмәт, гаҗәеп хисләр кичерәм! Кичә миңа «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Бу – бик зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Әлеге юлда минем белән булган һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә:

Минем гаиләмә – чиксез сабырлык һәм миңа ышанганнары өчен. Укытучыларыма һәм остазларыма – белем һәм зирәклек өчен. Ришат Төхвәтуллинга – зур ышанычы, ярдәме һәм беренче көннәрдән үк аның командасында үсү һәм иҗат итү мөмкинлеге өчен. Бу – аның казанышы да!

Сәхнәдәге хезмәттәшләремә: Ришат Төхвәтуллин командасы – сез минем икенче гаиләм, сездән башка бер генә уңыш та мөмкин булмас иде.

Сезгә, кадерле тамашачылар! Сезнең алкышларыгыз, күзләрегез һәм ихлас бәяләүләрегез – иҗат итәр өчен иң зур бүләк. Татарстан Республикасы җитәкчелегенә минем хезмәтемне югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт. Республикабызның бай һәм күпкырлы мәдәниятенең бер өлеше булу – минем өчен зур горурлык, – ди ул.

Илгиз - биюче, Ришатның сеңлесенең ире дә. Гаиләдә дан казанганнар арта, бәхетләре дә артып торсын.

Фото: социаль челтәрдән.

Ришат Төхвәтуллин команадасында - тагын бер атказанган!
Ришат Төхвәтуллин команадасында - тагын бер атказанган!
Автор:Резида Валитова
Читайте нас