+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
3 Сентября 2025, 10:49

«Башкорт аты» фестиваленә 17 дәүләттән кунаклар киләчәк

Традиция буенча, 6 сентябрьдә Баймак районындагы Граф күле буенда “Башкорт аты” Халыкара фестивале узачак. Чараны үткәрү кысаларында бай мәдәни-киңкүләм программа планлаштырылган.

«Башкорт аты» фестиваленә 17 дәүләттән кунаклар киләчәк«Башкорт аты» фестиваленә 17 дәүләттән кунаклар киләчәк
«Башкорт аты» фестиваленә 17 дәүләттән кунаклар киләчәк

Фестиваль, күптән инде төбәк чарасы кысаларыннан чыгып, дөньяның төрле почмакларыннан кунаклар җыя. Быел анда Кытай, Кувейт, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (ОАЭ), Казахстан, Төркмәнстан, Кыргызстан кебек илләрдән һәм Африка дәүләтләреннән вәкилләр киләчәк. Шулай ук, Русиянең 12 төбәгеннән делегацияләр көтелә.

Эшлекле программа
Фестиваль быел «Урал аръягы-2025» Бөтенрусия инвестиция сабантуе һәм Баймак районының 95 еллыгы белән бәйләнештә үтәчәк. Биредә елкычылык индустриясен үстерү, милли спорт төрләре һәм селекция эшенә багышланган "түгәрәк өстәлләр" уздырылачак. Аерым игътибар — «Башкорт аты геномы» проектына.

Фестиваль кысаларында милли ат ярышлары, уеннар, традицион «Бәйге» чабышлары һәм джигитовка тамашасы булачак. Шулай ук, милли көрәш, мас-рестлинг, волейбол һәм ГТО нормативлары да кергән спорт программасы әзерләнә.

Чараның иң күркәм өлеше — 25 районнан 430 ат катнашлыгындагы парад. Ул башкорт атының көчен, матурлыгын һәм чыдамлыгын күрсәтүне максат итеп куя. Парадта хуҗалыклар, спорт клублары, шәхси ат тотучылар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Фестиваль кысаларында токымлы башкорт атлары күргәзмәсе, «Иң яхшы айгыр» бәйгесе, «Осталар шәһәре» ярминкәсе, патриотик экспозицияләр һәм балалар иҗат конкурсы үткәреләчәк.

Мәдәни программа
Кунаклар өчен театрлаштырылган тамаша, башкорт аты гимны презентациясе, курчак театры чыгышлары, милли уеннар һәм кичке эстрада концерты әзерләнә. Шулай ук, «Башкорт аты - Башкортстан бренды» фильмының проморолигы тәкъдим ителәчәк.

Балалар өчен аерым мәйданчыкта җәядән ук ату, уеннар, ярышлар, пазл җыю һәм күңелле конкурслар уздырылачак.

5 сентябрьдә Сибай шәһәре 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Популяр Ау Yola фолк-төркеме урындагы халыкны «Сибай: 70 ел һәркемнең йөрәгендә» дип аталган концерт кысаларында котлаячак.

«Башкорт аты» Халыкара фестивалендә продуктив елкычылыкны үстерүнең заманча тенденцияләре турында фикер алышачаклар. "Түгәрәк өстәл"дә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Башкортстан аграр университеты, «Башкорт аты» фәнни-тикшеренү институты, төбәкнең Елкычылыкны үстерү ассоциациясе вәкилләре, республиканың токымлы һәм товарлыклы елкычылык хуҗалыклары вәкилләре, кымыз ясаучылар һәм елкычылык продукциясен эшкәртүчеләр, атлар асрау өчен төрле җайланмалар җитештерүчеләр катнашачак.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас