+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 сентябрь 2025, 06:36

"Башкорт аты" фестивалендә - борынгы һөнәрләр сере

Баймак районында 6 сентябрьдә «Башкорт аты» Халыкара фестивале кысаларында «Осталар шәһәре» күргәзмә-сату узачак.

"Башкорт аты" фестивалендә - борынгы һөнәрләр сере"Башкорт аты" фестивалендә - борынгы һөнәрләр сере
"Башкорт аты" фестивалендә - борынгы һөнәрләр сере
Ул традицион ат җиһазларын ясау кануннарын саклау һәм үстерү өчен эшләүчеләрнең барысын да яңадан берләштерәчәк.

Килүчеләрне уникаль кул эшләре экспозицияләре көтә. Биредә тимердән коелган әйберләр, тире эшләнмәләре (ияр, йөгән, камчы, чыбыркы) һәм башка әйберләр булачак.

Күргәзмәдә Баймак, Әбҗәлил, Бөрҗән, Гафури, Учалы, Ишембай, Зилаер, Белорет, Миякә һәм Бишбүләк районнарыннан, Стәрлетамак, Сибай, Нефтекама, Ишембай, Уфа шәһәрләреннән, Чиләбе өлкәсеннән һәм Казахстаннан 40ка якын талантлы оста катнашачак.

Фестивальдә барлык теләүчеләр өчен осталык дәресләре үткәреләчәк.

«Осталар шәһәре» күргәзмә-сату эше 9.00 сәгатьтә башлана.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас