+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 сентябрь 2025, 10:15

Гөлназ Асаевадан миллион таләп итәләр?

Шаккатмалы хәлләр...

Гөлназ Асаевадан миллион таләп итәләр?Гөлназ Асаевадан миллион таләп итәләр?
Гөлназ Асаевадан миллион таләп итәләр?
Урыс эстрадасы җырчысы Анна Асти үз җырын татарча башкарган өчен миллион сум күләмендә компенсация таләп иткән.

 Гөлназ Асаева «По барам» җырын татарчага тәрҗемә итеп Стас Ярушин алып барган телевизион шоу кысаларында башкарган иде. 

 Хәзер исә Анна Стас Ярушин белән хезмәттәшлек итүче компаниядән акча таләп итә.

«Без үзебезнең шоу белән төрле шәһәрләр буйлап йөрибез һәм анда яшәүче талантлы кызлар-егетләр турында сөйлибез. Без ул артистлардан интервьюлар алабыз, аларга башкаларның да игътибарын җәлеп итәргә тырышабыз. Бер кыз шоу кысаларында татарча «По барам» җырын башкарган иде. Аняга бу ошамаган. Мин Аняга өч тапкыр шалтыраттым, ул трубканы алмады. Аннан соң без аның ире Стас белән бер самолетта очтык, аңлаштык, уртак тел таптык, — дип сөйли бу хакта Ярушин «Пропуск ТВ» каналына биргән интервьюда.

Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә бу хакта белеп алганнан соң шок халендә калуы турында сөйли. Бу елны рәсми төстә, Гөлназ Асаева өчен хайп елы, дип игълан итәм, дип шаярта җырчы. Артист күптән түгел генә аю һөҗүм итүгә бәйле ыгы-зыгыда игътибар үзәгендә калган иде...
 
 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас