+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 Сентября 2025, 10:21

Киркоров җитди авырыймы?

Интернет челтәрендә җырчының җитди авыруы турында хәбәрләр чыкты.

Киркоров җитди авырыймы?Киркоров җитди авырыймы?
Киркоров җитди авырыймы?
Филипп Киркоров Казанда фестивальдә чыгыш ясаганда сәхнәдә егылды һәм бу видео социаль челтәрләргә таралды. Тиздән матбугат сәркатибе аша артист халыкка үзен яхшы хис итүен һәм яңа чыгышларга әзерләнә башлавын хәбәр итте, дип яза 360.ru порталы.

Егылганда ихтимал булган җәрәхәткә карамастан, Киркоров репетицияләрдән баш тартмаска карар кылган һәм, үҗәтләнеп, яңа бию хәрәкәтләрен үзләштерә.

Җырчы, хәлем яхшы, дип әйтүенә карамастан, җанатарлар Киркоровның соңгы вакытта хәлсез булуын белдерә һәм аның сәламәтлеге өчен борчыла.

Фото: 360.ru порталыннан.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас