+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 сентябрь 2025, 01:45

"Әти-әниле йортта кунак буласым килә..."

"Үзем беркайчан да аерылышмаячакмын",  - дип әйттем", - ди юмор остасы Рамил Шәрапов. Күзләрендә яшь...

"Әти-әниле йортта кунак буласым килә...""Әти-әниле йортта кунак буласым килә..."
"Әти-әниле йортта кунак буласым килә..."
Ул «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган һәм әңгәмәне оештырган Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап биргән. Бу хакта "Интертат" язган. 

"– Әти-әни аерылыштылар. "Алар белән шундый хәлләр булгач, үзем беркайчан да аерылышмаячакмын» дип әйттең. Димәк, синең күңелеңдә калган? Әти-әниең белән син яхшы мөнәсәбәтләрдә…

– Әлбәттә, алар белән начар сөйләшергә минем хакым юк. Алар мине үстерде, аякка бастырды. Мин бит инде аларга – Ходай Тәгаләнең бүләге. Нишлисең, тормыш без теләгәнчә түгел. Ата-ананы сайлап алмыйлар, дигән сүз бар бит…

– Әтиеңнең хәзер үз гаиләсе бар.
– Әйе, әтинең икенче гаиләсе бар. Әни үзе генә яши. Бернинди ачуым да юк. Бары тик әтиле-әниле йортта кунак буласым килә. Мунчалы, чәйле, пирожкилы (артистның күңеле тула). Авыр, әлбәттә. Кызганыч, әмма нишлисең…

Мин әти янына кайтам, чәй эчәбез, хәл белешәбез. Аннары әни янына барам. Әтигә рәхмәтле мин, әни янына килеп, ярдәм кулы суза ул. Менә шул, язмыш инде. Аны берни дә эшләтеп булмый. Мин әтиле-әниле. Алар исән-сау. Әмма язмышлары шундый. Мин бу хәлнең үземнең гаиләдә кабатлануын теләмим. Ике якны да тигез күрәбез.

Бу яклап без хатыным Земфира белән охшаш. Аның да әти-әнисе аерылышкан, минекеләр дә. Без өлкәнәеп, балаларыбызны бергәләп каршы алырга язсын инде",  - дигән ул.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас