Ул традицион ат дирбияләрен ясау кануннарын саклау һәм үстерү өчен эшләүчеләрнең барысын да яңадан берләштерәчәк.
Фестивальнең оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, килүчеләрне уникаль кул эшләре экспозицияләре көтә. Биредә тимердән коелган җиһазлар, тире эшләнмәләре (ияр, йөгән, камчы, чыбыркы), шулай ук киез эшләнмәләре һәм агачтан эшләнгән әйберләрне күрергә мөмкин булачак.
Күргәзмәдә Баймак, Әбҗәлил, Бөрҗән, Гафури, Учалы, Ишембай, Зилаер, Белорет, Миякә һәм Бишбүләк районнарыннан, Стәрлетамак, Сибай, Нефтекама, Ишембай, Уфа шәһәрләреннән, Чиләбе өлкәсеннән һәм Казахстаннан 40ка якын талантлы оста катнашачак.
Фестивальдә барлык теләүчеләр өчен осталык дәресләре үткәреләчәк.
Фото: Башинформ.