+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
5 сентябрь 2025, 14:00

"Бер ел үтте инде..."

Җырчы Иркә  ире Артур турындагы яңалыклар белән уртаклашты.

"Бер ел үтте инде...""Бер ел үтте инде..."
"Бер ел үтте инде..."
Аның ире, мобилизациягә эләгеп, СВОга китте һәм яраланып кайтты. Ул үзе турында социаль челтәрдә сөйләгәнне яратмый.

 Иркә язылучылары белән элемтәгә чыкты.

«Артурның да хәлләрен беләсегез киләдер инде. Аның да барысы да яхшы. Аллаһка шөкер! Әз-мәз спорт белән дә шөгыльләнә, үзенә электросамокат та алды, аның белән дә йөреп кайта. Төрле ярышларга да чакыра башладылар, анда да барып кайткалый. Бу сезонда Артур минем белән эшләячәк, бергә гастрольләргә йөриячәкбез. Җәй көне тавыш режиссерына укып алды. Үзебезнең аппаратурада утырачак. Концертларга килүчеләр аны да күрәчәк.

Аның турында сөйләшербез әле. 1 ел үтте инде. Мин, бу хакта сөйләшәсе килми, дип әйткән идем. Акрынлап, барысын да үзегез аңларсыз», – дип сөйләде җырчы.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас