+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 сентябрь 2025, 16:00

"Кешеләр нишләп шундый явыз..."

Илмира Нәгыймова тагын гаепле булып калган.

"Кешеләр нишләп шундый явыз...""Кешеләр нишләп шундый явыз..."
"Кешеләр нишләп шундый явыз..."
Илмира Нәгыймованың махсус хәрби операциядәге энесе ярты ай хәбәргә чыкмый. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә елап сөйләде. Шуннан соң аны камерага елауда гаепләп язганнар.

«Нәрсәгә инде елаганыңны куярга?!», «Курчак, күз яше дә чыкмый!», – кебек комментарийлар калдырганнар.

«Нәрсә булган, бәлки, аңа борчуларын социаль челтәрдә уртаклашкач, җиңелрәктер», – дип тә язучылар булган.

  «Кешеләр, сез нишләп шундый явыз? Мин бертуган апамны, абыемны югалттым, хәзер бертуган энемнән хәбәр юк. Әйе, уртаклашкач, миңа җиңелрәк. Безнең кебек хәлдә калучылар күп бит. Без бер-беребезгә терәк булып торабыз. Берничә кеше хәтта ярдәм дә тәкъдим итте. Хәзер, өметне өзмичә, көтәргә генә инде...» - дип язган Илмира үзе. 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас