

Мошенниклар халыкны алдауның яңа ысулларын табып тора. Ясалма интеллект та алар кулында яхшы коралга әйләнде. Кешенең тавышын кабатлап алар смс-хәбәрләр җибәрә.
Алсу Әбелханова үзенең мошенниклар корбаны булуын бик күп дуслары шалтырата башлагач кына аңлаган. Янәсе, ул алардан смс-хәбәрләр аша бурычка акча сорый.
Мошенниклар Алсу исеменнән җибәрелгән смсларны: «Ничек хәлләрең? Сорарга да уңайсыз инде», – дип, татар телендә башлый.
«Дуслар, мине «взломали». Беркемгә дә берни дә күчермәгез, зинһар. Мин нәрсә эшләргә дә белмим. Миңа барысы да шалтырата, ә мин телеграмга керә алмыйм», – дип хәбәр итә Алсу.