+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 сентябрь 2025, 16:30

"Берәр кеше җиңеп чыкканы бармы?"

Данир Сабировның коляскада гына утырып йөрүе турында язган идек. Артистның хәлләре, чыннан да, мөшкел бугай...

"Берәр кеше җиңеп чыкканы бармы?""Берәр кеше җиңеп чыкканы бармы?"
"Берәр кеше җиңеп чыкканы бармы?"

Артист үзе язылучылары белән элемтәгә чыкты һәм аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

«Кабат шул хәл инде. Бу бил белән кайларга гына бармадым! Умыртка баганасында проблема, тотып ала да аяксыз калам. Кичә волейбол уйнаганда бил «ычкынды». Мин инде танышлар тәкъдиме буенча кыйммәтле клиникада дәваландым, «өч айдан нәтиҗә була», диделәр. Алар кушканнарны эшләргә тырыштым. Әмма кабат бу проблема кире әйләнеп кайтты.

Менә туры басып торам, ә минем сул якка кыегайганым күренә. Кемнең шундый проблема белән очрашканы бар? Берәр кеше җиңеп чыкканы бармы? Бу проблеманы башка әйләнеп кайтмаслык итеп буламы?

Концертлар башлангач, авыртуны «баса» торган укол ясатып, сәхнәдә биеп тә йөрим инде мин», – дип хафалана Данир Сабиров.

Фото: Интертат.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас