Ул улын балалар бакчасында калдырган да уйга баткан. Инде күптән балалар бакчасына няня эзлиләр икән. Тәрбияче утызга якын баланы берүзе карый.
“Аларны бит киендерергә-чишендерергә генә дә физик яктан өлгереп булмый”, - ди Ризат.
"Матбугат.ру" язуынча, ул балалар бакчасының мөдире белән дә сөйләшкән. Мондый хәл бездә генә түгел, дигән мөдир. 23 мең сумга беркемнең дә барасы килми. Ихата себерүчебез дә юк, дигән.
“Балалар - безнең киләчәгебез, дибез. Шулай булгач, ник бу мәсьәләне хәл итмиләр? Каядыр миллионнар түгәләр. Хөкүмәттән... Уф, нәрсә дип әйтергә дә белмим. Уйга калдым. Бу проблеманы ничек җиңеп чыгып була? Кем моны хәл итә ала?” – дигән сорау куя Ризат.
Фото: "Матбугат.ру"