+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 сентябрь 2025, 17:00

Театр фестивалендә катнашыгыз!

Башкортстанның балалар һәм яшьләр коллективлары федераль округның «Театральное Приволжье» фестиваленең яңа сезонында үз спектакльләрен тәкъдим итә алачак.

Театр фестивалендә катнашыгыз!Театр фестивалендә катнашыгыз!
Театр фестивалендә катнашыгыз!
Идел буе федераль округының балалар һәм яшьләр коллективлары «Театральное Приволжье» фестиваленең VII сезонында катнашуга заявкалар кабул ителә башлады, ул Русия Президентының округтагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында үткәрелә.

Фестиваль округның барлык төбәкләренең театр җәмәгатьчелеген берләштерә һәм катнашучылар саны буенча иң күләмлеләрнең берсе булып тора. VI сезонның төбәк этабы нәтиҗәләре фестиваль өчен рекордлы булды – анда беренче тапкыр профессиональ булмаган мең ярым театр коллективыннан 21,5 мең яшь актер катнашты.

Фестивальдә, гадәттәгечә, Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәвәскәр балалар (6-17 яшь) һәм яшьләр (18-35 яшь) театр коллективлары катнаша ала.

Төбәк сайлап алу этабында катнашу өчен заявкаларны үзәкләштерелгән театральноеприволжье.рф фестивале сайты аша җибәрергә була («заявка бирергә» төймәсе). Барлык куелышларны карау һәм бәяләүне театр эшлеклеләре, мәдәният өлкәсендә җәмәгатьчелек фикере лидерлары, Русия Театр эшлеклеләре берлегенең төбәк бүлекчәләре һәм мәдәни юнәлештәге башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре арасыннан төбәк эксперт жюрие үткәрәчәк. Быел төбәк сайлап алу барышы ике этапта узачак: читтән торып (видеоверсияләр карау) һәм турыдан-туры (иң яхшы спектакльләр күрсәтү).

Проект финалына 28 спектакль чыгачак – округның 14 төбәгеннән яшьләр һәм балалар театр коллективларыннан берәр.

Лауреатларның исемнәре киләсе елның 27 мартында Ижауда Бөтендөнья театр көнендә игълан ителәчәк.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас