-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
11 сентябрь 2025, 12:01

"Әти,әни, апай төшкә керә..."

Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова мәрхүм булган туганнарына багышлап Интернет челтәрендә пост бастырган.

"Әти,әни, апай төшкә керә..."
"Әти,әни, апай төшкә керә..."

Анда ул болай дип язып калдырган:

"Соңгы көннәрдә гел күңелем тулып елыйсы килеп йөри иде... Әти, әни, апай төшкә керәләр. Мәрхүмнәр төшкә керсә, нидер әйтергә телиләр, диләр бит. Күңелдә ниндидер бушлык. Җанымны кая куярга белмим.

Һәм миңа бүген безнең команданың видеографы аларга багышланган видео эшләп җибәрде. Менә туйганчы еладым. Җиңел булып китте", - дип язып калдырган ул.

Фото: Интертат.ру сайтыннан.

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас